Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәниләр юл кагыйдәләрен белүдә көч сынаша [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә кече яшьтәге мәктәп балалары арасында узган "Куркынычсыз тәгәрмәч" шәһәр һәм район бәйгесенең нәтиҗәләре дә билгеле булырга тиеш.

Ел саен уздырыла торган юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә корылган әлеге бәйге үзенең биремнәр катлаулыгы һәм катнашучы командаларның көчлелеге белән аерылып тора. Күз алдыгызга гына китерегез: 8-12 яшьлек балалар әле күп кенә тәҗрибәле олыларны да аптырап калган сорауларга күз ачып йомганчы җавап бирергә тиеш. Һәм алар моны эшли дә! Моннан тыш бәйгедә катнашучылардан медицина ярдәме күрсәтү буенча осталыкларын исбатлыйсы, велосипедка утырып катлаулы дистанция узасы, шулай ук күңелле стартлар биременә охшаш аралыкны тизлеккә эшлисе булды.
Җиңүче иң көчле команда Әлмәт данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса