Нәни әлмәтлеләрнең калкан белән кылыч оту мөмкинлеге бар
"Бөек Болгар" тарихи сугыш Бөтенроссия фестивале кысаларында Татарстанда балалар рәсеме бәйгесе игълан ителә. Бәйгедә 15 яшькәчә һәр бала катнаша ала.
Бәйгегә өч темада рәсем җибәреп була: Бөек Болгар, урта гасыр рыцарьлары, Русия, Ауропа Һәм Алтын Урда сугышлары.
Эшләрне 5 августка кадәр кабул итәләр. Җиңүчене 10 августта игълан итәчәкләр. Җиңүчеләрне кылыч һәм каланнар, сугышчы баш киемнәре кебек бүләкләр көтә.
13-14 август көннәрендә Болгарда Бөтенроссия "Бөек Болгар" тарихи сугыш фестивале узачак. Узган ел аны 26 мең кеше караган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia