Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәни әлмәтлеләр тынычлык яклы [+ФОТОЛАР]

Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан Әлмәт күгенә йөзләгән шар ачырдылар.

23 нче һәм 10 нчы мәктәп укучылары һавага иминлек теләп шарлар очырды. Шарларга теләкләр язылган кәгазьләр дә эленгән иде.

Туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган флешмобка шактый кеше җыелды. Максат һәркемнең бер - шундый болгавыр заманада дөньяларда иминлек булсын. Шарларның ак һәм зәңгәр төстәгеләрен шуның өчен сайлап алдылар да инде. Алар матур, имин тормышны символлаштыра.

СССР вакытында һәр россияле өчен Юрий Гагарин горурлык була. Аның сурәте төшкән открыткалар бөтен илгә тарала. «Улым, тырышып укы. Үскәч Юрий Гагарин кебек булырсың» - ул замана кешесе өчен бу сүзләр алтынга тиң була. Шундый теләкләр язылган открыткаларны музей киштәләрендә дә күреп була иде. Беренче очышка багышланган сувенирлар, открыткалар, газет битләреннән рәсемнәр, космонавтларның биографияләре - космонавтлык айлыгына ясалган күргәзмәдә бар да бар.

Туган якны өйрәнү музеенда Россия космонавтлары тормышына багышланган фильмнарны карарга да шактый кеше килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса