Реклама
Узган ел Әлмәттә яңа туган 3268 бала теркәлгән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сан 93 кә күбрәк!
Малайлар кызларны уздырган, аларның саны - 1675, кызлар - 1593.
Әлмәт буенча узган елның иң популяр исемнәре - Ясминә, Самира, Әминә, Анастасия, Ульяна, Мәликә, Кира, София, Алиса, Азалия, Айлина, Милана, Полина, Кирилл, Амир, Артем, Кәрим, Данил, Дамир, Арсений, Радель, Марк, Радмир, Арслан.
Иң сирәк очраган исемнәр: Милада, Валенсия, Лаура, Мия, Тея, Айннэлла, Ая, Амели, Назели, Илария, Иллан, Градимир, Серафим, Имран, Варфоломей.
Астрологлар белдергәнчә, 2016 елда аеруча талантлы, уйлап чыгаруга сәләтле балалар туачак. Аларга үзенчәлекле исемнәр кушарга да киңәш итә белгечләр. Булачак язучыларга, җырчыларга Злата, Ариадна, Ангелина, Римма, Нонна, Варвара, Кира, Ульяна, Августа, Регина исемнәрен кушарга тәкъдим итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+