Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нигә Әлмәтнең бер кибетен тикшергәннәр?

Кибет хуҗасын административ җаваплылыкка тартканнар.

Составында сыйфатсыз спирт булган шундый эчемлекләрне саткан кибет күптән түгел фаш ителде. Шәһәрдәге "Гөлназ" дигән кибеттә "фанфурик"лар сатылу расланып, тиз арада профилактик чаралар күрелә һәм кибет хуҗаларына тиешле җәзалар бирелә. Прокуратура, полиция бүлеге, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре тарафыннан бу кибеттән «Хлебно-злаковый» дигән 100 мл лосьон шешәләре алына. Аларны нибары 20 сумнан гына сатып ятканнар.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы фаш ителгән һәр очракны җентекләп тикшерә, алынган лосьоннарга экспертиза уздыра. "Гөлназ" кибетеннән алынган "фанфурик"ларны тикшергәч тә, аның составында этил спирты һәм су гына булуы ачыклана. Ә бу ГОСТ таләпләренә туры килмәүне белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса