Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң таныклыкны ничек тапшырырга?

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң машина йөртү таныклыгын тапшыруның билгеле бер тәртибе бар.

Транспоорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, шофер суд карары законлы көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә ЮХИДИгә машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш. Машина йөртү таныклыгы югалган очракта, бу хакта күрсәтелгән органга шул ук вакытта хәбәр итәргә кирәк. 

Мәхрүм итү срогы заттан машина йөртү таныклыгын (махсус рөхсәт кәгазен) алган көннән башлана.
ГАИ билгеләнгән срокта ЮХИДИ органнарына машина йөртү таныклыгын тапшырырга өнди, шулай ук РФ Административ хокук бозу кодексының 12.7 маддәсендә 2 өлеше нигезендә, ТЧ белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат машина йөртсә, аңа 30 000 сум күләмендә административ штраф салына яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алалар, йә ул 100дән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса