Ниһаять, вәхши ир-атны тотканнар
47 яшьлек ир-ат берничә кызны көчләүдә гаепләнә.
Казанлы кызлар белән кеше күп йөри торган урыннарда танышкан, аларның мәнфәгатьләрен ачыклап, үзен алар өчен кирәк кеше булуын әйткән. Полициягә мөрәҗәгать иткән зыян күрүче кызга ул үзен тегесе ремонт ясарга җыенуы турында сөйләгәч, архитектор дип таныштырган. Сөйләшүдән соң ир кызларны өенә алып кайткан, аларга чәй яки су тәкъдим иткән. Чәй-суга наркотик матдәләр дә салган. Шуннан соң ул хәлсезләнгән кызларны көчләгән һәм кәрәзле телефоны видеосына төшергән. Аның телефонында шундый 9 видеоязма табылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia