Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ни өчен яшьләр селфи ясарга ярата? [ихлас җаваплар]

Замана безгә текә гаджетлар гына түгел, яңа мөмкинлекләр дә алып килә. Мисал өчен, башкалар ярдәменнән башка үз-үзеңне фотога төшерү. Бүген без әлмәтлеләрнең ни өчен селфи белән мавыгуларын белешергә булдык.

Руслан Вильданов:

- Бу табигый хәл дип саныйм. Хәзерге телефоннар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә кайда фото ясарга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта алар бик сыйфатлы килеп чыга. Иске телефоннарда алгы камера юк иде, яңаларында бу функция бар. "Селфи" атамасы шуннан киткән дә инде, ягъни барлык уңайлылык белән үз-үзеңне фотога төшерү.

Регина Кәлимуллина:

- Минемчә, кешеләр эшсезлектән селфи ясый. Үзләренә шөгыль таба алмаганга, файдалы гамәлгә тартылмаганга, телефонга селфи ясарга омтылалар.

Владислав Матвеев:

- Кешеләр селфины бер генә сәбәп белән ясый - аларны фотога төшерергә якын-тирәдә башкалар юк. Ә заманча телефоннар моны эшләргә мөмкинлек бирә.

Газинур Галиуллин:

- Яңа технологияләр дөньяга яңа шөгыль бирде һәм ул төрле яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итте, социаль төркемнәргә үтеп керде. Үз-үзеңне фотога төшереп, хәзер беркемне дә шаккатырып булмый, социаль челтәрләргә аларны урнаштыру да гадәти хәл санала. Бу кешегә үзенең нәрсә белән шөгыльләнүен, кем белән вакыт уздыруын, нәрсә ашаганын, кайдалыгын дусларына сөйләргә мөмкинлек бирә. Кайберәүләр иртәннән төнгә кадәр селфи ясый. Ни өчен соң алар моны эшли? Нарциссизм - бөтен сәбәп шунда. Нарцисслар халыл арасына чыкмыйча яши алмый. Аларга хуплау ишетергә кирәк. Шуннан алар канәгатьлек хисе ала. Синең фотоңа лайк куялар, комментарийлар язалар икән, димәк, син популяр кеше булып чыгасың. Бу селфи яратучыларга кагыла. Кайбер оешмаларда яңа кешене эшкә алганчы, социаль челтәрдәге "страничка"ларын тикшерәләр. Әгәр дә анда селфи күп икән, аны бу компаниягә эшкә алмыйлар. Ул үзе белән артык нык мавыга булып чыга, һәм аның башка эшләргә җаваплылыгы юк.

Селфи шулай да тискәре күренеш саналмый. Бары тик аның чикләрен генә белергә кирәк.

Миләүшә Шакирова:

- Минемчә, кешеләр үзләрен ниндидер кызыклы фонда, яки дуслары арасында истәлеккә калдыру өчен селфи ясый. Шулай да селфи күпчелек инстаграм өчен ясала. Үзеңнең тормышыңны күрсәтү өчен ул менә дигән мөмкинлек.

Динар Хөснетдинов:

- Селфи минем өчен "авыру" мода. Җәмәгатьчелеккә ул заманча гаджетлар барлыкка килгәч, барып иреште.

Юлия Малюткина:

- Кешеләргә бары тик игътибар җитми. Селфи ярдәмендә алар кешеләрнең үзләренә игътибарларын булдырырга тели.

Эльвира Шакирова:

- Бу сорау ике яклы. Кайберәүләр мөһим вакыйгалар чорында үзләрен фотога төшереп калырга тели, икенчеләр тәүлек буена селфи ясый. Аермасын күрә белергә кирәк. Әгәр дә икенчесе күбрәк икән, димәк, монда психик яктан какшау бар дигән сүз.

Алия Низамова сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса