Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әни булу бәхетеннән мәхрүм итмә, илаһым!..

Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралау станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар!.. Бу хәбәр Әниләр көнен билгеләп үтәргә торганда, аяз көнне яшен суккандай, бөтен җиһанны тетрәндереп, әни булу бәхетен кичергән һәр хатын-кызның йөрәгеннән кан тамызып таралды. Әни... Әлеге җинаятьне кылган зат бу исемне күтәрергә лаекмы соң? Соңгылыгы белән бергә ташланган бала мәетенә...

Әлмәтнең көнкүреш калдыкларын аралау станциясендә яңа туган бала мәете тапканнар!.. Бу хәбәр Әниләр көнен билгеләп үтәргә торганда, аяз көнне яшен суккандай, бөтен җиһанны тетрәндереп, әни булу бәхетен кичергән һәр хатын-кызның йөрәгеннән кан тамызып таралды. Әни... Әлеге җинаятьне кылган зат бу исемне күтәрергә лаекмы соң?
Соңгылыгы белән бергә ташланган бала мәетенә станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, мәет табылган чүп өемнәренең шәһәрдән китерелгәне мәгълүм.
Суд-медицина экспертизасының беренчел нәтиҗәләре буенча ир баланың җитлегеп туганы, патологияләре булмавы, тугач та бер-ике сәгать чамасы яшәп калганлыгы билгеле. Хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.
Тикшерү органнары РФ Җинаятьләр Кодексының 106 маддәсе буенча (ана тарафыннан яңа туган баласын үтерү) җинаять эше ачканнар. Хәзерге вакытта кансыз ананың кемлеге һәм кайда булуы ачыклана.

Сәгадәт юлламасы
- Кемгәдер ана булу бәхете бик җиңел бирелә. Андый хатын-кыз тиз арада буйга уза, авырын җиңел күтәрә, бала таба, үстерә. Кемдер аңа рухи һәм физик газаплар аша гомер буе бара. Минем өчен иң гаҗәпләндергәне дә, иң сокландырганы да ни дисәгез, хатын-кызны әни булу юлында берни дә туктата алмавы дияр идем! Ул берни хакында да уйламый, аның бары тик бала анасы буласы килә! Газаплы мизгелләр артта калып, сабыеның тавышын ишеткәч тә, бәхет дигән күзгә күренмәс төшенчә аның янында аерым бер дулкын, аерым бер мохит булып тирәлекне тутыра. Бу вакытта бөтен җиһанда ана һәм сабый гына калган шикелле тоела, - дип башлады сүзен әңгәмәдәшем Светлана Шакирова.
Светлана ханым - Әлмәт балалар тудыру йорты баш табиб урынбасары. 20 елдан артык эш тәҗрибәсендә меңләгән хатынга ана булырга ярдәмләшкән, меңләгән бәхетнең бердәйлегенә шаһит булган кеше.
- Табиблар бала тудыру йортына мөрәҗәгать иткәннәргә ярдәм итәргә бурычлы. Биредә эшләүче һәркем моны анык аңлый. Агымдагы елның ун аенда безнең йортта 2772 бала дөньяга аваз салды. Узган елның шул вакыт аралыгында 2507 (ел дәвамында барлыгы 2995) сабый туды, - ди Светлана Закировна.
Әлеге саннарда - әлмәтлеләр генә түгел, ә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан шәһәребезгә килеп бала тудырган гаиләләр бәхете дә. Технологияләрнең алга китүе бәрабәренә хәзер җитлекмичә туган балаларны багу мөмкинлеге дә бар. Әлеге категориягә 22 атналык һәм авырлыгы 500 грамм булган сабыйлардан башлап 2,5 кг авырлыкка чаклылары карый. Узган елның ун аенда шундый 134 бала туган булса, быел аларның саны 195 кә җиткән. Шуларның гәүдә авырлыгы 1 кг чаклы булганнары 10.
- Нинди генә аналар, нинди генә хатыннар юк! Холыклары төрле, тормышка карашлыры үзгә. Ләкин күпчелеге әни булу юлында барысына да түзәргә әзер. Йөклелеге өзелү куркынычы куелган кайберәүләр тугыз ай дәвамында хастаханәдә яталар. Ярамый дигәнгә карамый өйләренә ашкынып торучылары да бар. Гадәттә, андыйлар беренче куркыныч туу белән үк акылга утыручан, алай гына да түгел, кабат безгә эләгеп үзләре кебек хатыннарга рухи терәк булып, безнең ярдәмчеләребезгә әйләнүчән була. Бездә яшьли дә, олыгаеп та бала табучылар бар. Узган ел, мәсәлән, 46 яшьлек ханым әни булу бәхетенә иреште. Аның сыман шат, киң күңелле кешене бик сирәк очратасың - ди Светлана Шакирова.

Үксезләр каян килә?
Табиб аналар һәм хатыннарның төрлелеге хакында сөйләгәндә, сүз башы турыдан-туры язмабызга этәргеч биргән вакыйгага барып тоташа. Кемдер бала багу бәхете хакында хыялланып йөргәндә, икенчеләре нарасыйларыннан баш тарта шул.
- Соңгы атна эчендә генә дә безнең бәби табу йортында ике хатын сабыйларын калдырып китте. Ел башыннан барлыгы алты шундый очрак теркәлде. Бу хакта сөйләве дә, уйлавы да авыр. Сабыйларның күпләре чагыштырмача сау-сәламәт, ә ата-ана назыннан мәхрүм, - ди баш табиб урынбасары.
Кемдер тапканчы ук калдырам дип әйтә, кемдер сабые тугач кына бу хакта гариза язып кертә икән. Кемнәр калдырып китә соң дигән сорауга Светлана ханым турыдан-туры сорау бирергә ашыкмады (әлбәттә, исемнәрен атап закон бозу турында сүз бармый бу вакытта). Бары тик социаль яктан имин булмаганнар дип кенә карау дөрес түгел, һәр очрак индивидуаль, ди белгеч. Берәүләр баласыннан авыруы сәбәпле ваз кичсә, икенчеләре ... гаиләләрен саклап калу нияте белән. Аның тәҗрибәсендә ире озакка сузылган командировкада булган вакытта икенче берәүдән бала табып, аны калдырып киткән хатын да булган.


Соңгы өмет, бердәнбер мөмкинлек
Әниләр һәм бәбиләр, хатын-кыз бәхете кебек төшенчәләр хакында сөйләшүне Әлмәт шәһәре перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе каршында эшләп килүче гаилә планлаштыру үзәге мөдире Лилия Гумматова белән дәвам итәм. Бала анасы булу бәхетен зарыгып көтүчеләр проблемасын аңа караганда да ныграк белүче белгеч сирәктер...
- Балага уза алмау - ул зур проблема. Уйлап кына карагыз: агымдагы елда хөкем карары булып яңгыраган диагноз куелып, 142 гаилә учетка алынган. Ә еллар буе балага өметләнеп яшәүчеләр тагын күпме?! - дип хафалана Лилия ханым.
Белгеч балага узмауның сәбәпләре хатында да, ирдә дә булырга мөмкинлеген ассызыклый. Кайбер мәсьәләләр дәвалану нәтиҗәсендә тиз арада хәл ителә, кайбер очракта әни булу бәхетен экстракорпораль аталандыру бирә. Моның өчен парларга ике ел- ике ел ярымга чаклы көтәргә туры килә. Лилия Гумматова бәби табарга җыенучыларга вакытны сузмаска киңәш итә.
- Әгәр дә хатын-кыз бер ел дәвамында авырга уза алмый икән, бу белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклекне аңлата, - ди ул.

Җаваплы һәм мөһим
Әни булу, бала үстерү - һәрберебездән олы җаваплылык таләп итә. Шул ук вакытта җиргә хатын-кыз булып яралган һәрберебезнең табигатендә дә ул теләк. Кече улыбыз туганда апасына бары бер генә яшь. Икесен берьюлы юындырырга мунчага алып киттек. Мин улым белән мәш килгәндә үз ләгәнендә тыныч кына утырган кызым безгә таба борылып утырды да ... мунчаласы белән сабыйны юа да башлады! Иншалла, аңардан әйбәт ана чыгар, диеп якты киләчәкне уйлаганым да хәтергә сеңеп калган.
- Алма агачыннан ерак төшми, әйбәт аналардан, гадәттә, әйбәт аналар туа да. Әгәр дә ир белән хатын арасында гаилә кыйммәтләренә урын бар икән, бала шуны күреп үсә. Киресе булганда авыррак. Моннан тыш кызың белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыру зарур. Бусы инде бик бәләкәй вакыттан һәм бик гади әйберләрдән - бакчадан кайтканда андагы хәлләр белән кызыксынудан, бер-берең белән бәләкәй генә уртак серләрдән башлана, - ди Лилия ханым.
Әлбәттә, белгечләр үз вакыты белән җенси җитлегүгә чорына да алдан әзерләнергә киңәш итә. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый, әдәп-әхлак мәсьләләре, гыйффәтлек-сафлык төшенчәләре алгы планда булырга тиеш.
- Җенси мөнәсәбәтләрнең үз вакыты булган кебек, балага узуның да үз вакыты бар. Кыз бала моңа физик яктан да, рухи яктан да әзер булырга, җаваплы карарга тиеш. Кызганычка каршы, балага узган балигъ булмаган туташлар белән аралашкан вакытта нилектән җенси мөнәсәбәткә кердең дигән сорауга алар үзләре дә җавап бирә алмый. Моннан тыш, балигъ булмаган яшьле кызларның гыйффәтле булмаганлыгы ачыкланса да, закон нигезендә бу хакта без хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итрәгә бурычлы. Шунлыктан, бу нәзакәтьле мәсьәләләр хакында ир балалар белән дә сөйләшү зарур, - ди табиб.
Әлмәтлеләрне тетрәндергән вакыйгага Лилия ханымның мөнәсәбәте болай:
- Мин шок хәлендә калдым. Әгәр дә инде ул баласын калдырырга ният кылган икән, йөрәге астында тугыз ай буе йөрткән икән, ни өчен андый адымга барганын һич кенә дә аңлашылмый. Хатын-кызга ана булу бәхетеннән дә олырак тагын нәрсә бар?! - ди ул.
Рәдифә НОГМАНОВА
P.S. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре баласын үтергән ананы эзлиләр. Көнүреш калдыкларының шәһәрнең кайсы районнарыннан чыкканы мәгълүм булган, дип хәбәр итә Әлмәт эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса