Реклама
Узган ел нефть тармагы өчен катлаулы чордан саналды. Нефтькә бәя кимү, салым системасындагы үзгәрешләр, санкция һәм дөньядагы башка сәяси халәт уяу булырга этәрде.
- Без кулны төшермәдек, әлеге тискәре хәлләр резервларны эзләүне арттырырга этәрде генә. Планлаштырган барлык күрсәткечләрне үтәдек. Быел да мондый хәлләргә әзербез. Кызганыч, эш хаклары әлегә артмаячак. Бүген хезмәт хакы буенча программаны азакка калдырачакбыз. Әмма кыскартулар да булмаячак. Эш күп, - диде "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов "Әлмәтнефть нефть-газ чыгару идарәсенең хезмәт коллективы конференциясендә ясаган чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+