Нефтьчеләр татар халык ашлары белән сыйлый
«Татнефть» ААҖ автоягулык станциясе реконструкциядән соң Мәскәү өлкәсендә янәдән ачылды.
Заманча дизайнлы АЗС тоткарлыксыз эшләсен өчен өр-яңа система белән тәэмин ителгән һәм ягулык, хезмәт күрсәтүләр сыйфатына карата булган югары таләпләргә җавап бирә. Кафесында исә тәмле татар халык ашларыннан авыз итәргә була. Станция башкалардан түбәсенә яктыртулы «Татнефть» логотибы урнаштырылуы, аның һавада очканда да әллә каян ук күренеп торуы белән аерыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia