Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть бәяләре төшә, икътисадның хәле мөшкел

Нефть бәясе төшә, икътисад үсеше тизлеге акрыная, без буш хыяллар белән яшәргә тиеш түгел.

Бу хакта республика башлыгы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә әйтте, дип хәбәр итә "Татар-информ". Икътисади үсеш тизлеге акрынаюга карамастан, Татарстанда 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, салым кертемнәренең югары калуы хакында сөйли. Тулаем алганда, салым түләүләре 17,8 процентка арткан. Шуңа да карамастан, бюджет дефицитлы. "Дефицит 5,4 миллиард сум тәшкил итә, һәм нефть бәяләре төшүне, икътисад акрынаюны истә тотып, бу күрсәткеч оптимистик дип хыялланырга кирәкми - ул бик киеренке", - дип шәрехьли хәлне Рөстәм Миннеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса