Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наркопритон оештыручыларга җәза катгый

Әлмәттә кайбер җинаятьчел төркемнәр наркотик таратып атнасына 250 мең сумга кадәр эшләгән.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссиянең гадәттән тыш утырышында сүз наркотиклар кулланучылар, таратучылар турында барды. Агымдагы елның биш аенда гына да 870 грамм наркотик матдә әйләнештән алынган. Ә бу 20 000 тапкыр агу куллануны булдырмый калган. Ә бәлки хәтта үлүчеләр санын да киметкәндер! Статистикага күз салсаң, илдә миллионлаган кеше наркотиклар аркасында дөнья белән хушлашкан. Андыйлар әле дә очрап тора. Соңгы өч елда Әлмәт районында гына да 20 кеше наркотик матдәләр белән агуланып үлгән.

Февраль аенда Лениногорскидан килүче яшьләрнең машинасын туктатып, 160 грамм «спайс» алына. Бергә яшәүче егет белән кыз Әлмәткә наркотиклар ташый торган булган. Аларның «хезмәте» дә инде күптәннән җайга салынган: «тайникларга» (подъезд, баскыч, чорма һәм подваллар мәсәлән) наркотикларны куеп калдыралар да, социаль челтәрләр аша сатып алучыларны табалар. Электрон акча янчыкларына тиешле күләмдә акча күчкәч кенә, яшьләр серле дә, мәкәрле дә урынның адресын әйтәләр.

Әлмәт наркологик диспансерының стационар бүлеге җитәкчесе Марат Галимҗанов сүзләренчә, соңгы елларда наркомания белән авыручылар саны кими. 18 яшькә кадәргеләрнең наркотиклар кулланып кара исемлектә булмаулары да сөендерә. Гадәттә исәптә торучыларның яшь аралыгы 30 дан 49 яшькәчә. Бүгенге көндә диспансерда исәптә 686 кеше тора. Агымдагы елның 6 аенда 11 кешедә наркотик матдәләргә бәйлелек тапканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса