Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Намус белән башкарылган хезмәт

«Татнефть»нең «Елховнефть» идарәсе ЦДНГ-4 бүлекчәсендә нефть һәм газ чыгару операторы Айзат Фәрдиев тә нәкъ шундыйлардан. Аның күпьеллык намуслы хезмәте «Татарстан Республи-касының Атказанган нефтьчесе» дигән мактаулы исем белән бәяләнде.

Һөнәргә илткән юл

Айзат Фәрдиев нефть тармагына 2001 елның февралендә килә. Шул вакытта ул беренче тапкыр нефть объектларына чыга. Тәҗрибәсе аз булса да, күңелендә зур кызыксыну һәм өйрәнергә омтылыш көчле була. Моңа кадәр ул агроном булып эшли. Шуңа күрә яңа өлкә башта бөтенләй таныш булмый. Әмма нәкъ менә аңларга, сынап карарга, өйрәнергә теләү хисе аның зур һөнәри юлына башлангыч бирә.

Баштагы кызыксыну тора-бара тирән мавыгуга әверелә, ә соңыннан тормыштагы төп эшенә әйләнә. Бүген Айзат Дилүс улының хезмәт стажы 25 елга якынлаша. Бу еллар дәвамында ул үз һөнәренә тугры калып, тәҗрибәле, ышанычлы белгеч булып өлгерә. Хезмәттәшләре аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итә, аның фикере белән исәпләшә.

ЦДНГ-4 бүлекчәсендә эшләү югары игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Айзат Фәрдиев бригадасында 13 оператор хезмәт куя, алар 280 скважинага хезмәт күрсәтә. Һәр скважина – тере организм кебек: үз «холкы», үз үзенчәлекләре бар. Алар даими күзәтүне, технологик процессларны төгәл контрольдә тотуны таләп итә. Айзат Дилүс улы җиһазларның торышын күзәтү, объектларның өзлексез эшләвен тәэмин итү, барлык җитештерү регламентларының үтәлешен контрольдә тотуга җаваплы.

 

Яшьләргә остаз

Аның роле вазифаи бурычлар белән генә чикләнми. Коллективта яшь белгечләр – нефть тармагында үз юлларын яңа башлап җибәрүче егетләр күп. Айзат Фәрдиев үзенең дә эш юлын ничек башлап җибәрүен яхшы хәтерли. Шуңа күрә вакытында аңлату, өйрәтү, хаталардан саклау никадәр мөһим икәнен яхшы аңлый һәм белем-тәҗрибәсен яшьләргә тапшыруны үзенең бурычы дип саный.

Ул приборларның күрсәт-кечләрен дөрес укырга, штаттан тыш хәлләрне алдан күрергә, катлаулы шартларда дөрес карар кабул итәргә өйрәтә. Куркынычсызлык мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасын аңа ышанып тапшыру да очраклы түгел.

— Мин һәрвакыт шуны әйтәм: иң мөһиме — эштән соң һәркемнең өйгә исән-сау, җәрәхәтсез кайтып җитүе, — дип ассызыклый ул.

 

Җаваплылыкта табылган гармония

Авыр физик хезмәт тә, һава шартлары да аны куркытмый. Салкыннар, буран-карлар — нефтьче өчен гадәти хәл. Айзат Дилүс улы әйтүенчә, иң мөһиме — эчке дисциплина, җаваплылык һәм үз эшеңә хөрмәт.

— Миңа эшем бик ошый. Мин аны намус белән башкарырга тырышам һәм нәкъ менә шул хезмәттә үзем өчен гармония табам, — ди ул гади һәм ихлас итеп.

Айзат Фәрдиев коллектив турында да аеруча җылы сүзләр белән сөйли. Монда үзара ярдәмләшү, бер-береңә терәк булу, иңгә-иң куеп эшләү зур бәягә ия. Кемгә дә булса кыенлык туса, ярдәм кулын сузарлык кеше һәрвакыт табыла.

«Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе» дигән мактаулы исем алу аның өчен көтелмәгән, әмма бик әһәмиятле вакыйга була.

— Хезмәтемне күреп, бәяләүләре мине бик сөендерде. Мондый зур бүләк алырмын дип уйламаган да идем. Мине хуплаган һәркемгә зур рәхмәт, — ди ул.

– Яшь белгечләргә нефть һәм газ чыгару буенча оператор һөнәрендә куркырлык нәрсә юк. Бу — ышанычлы, тотрыклы, чын хезмәт. Әгәр эшеңә хөрмәт белән карасаң, ул да сиңа шул ук хөрмәт белән җавап бирәчәк, – дигән киңәш бирә ул.

 

Тормышта — гаилә терәге

Эштән тыш Айзат Дилүс улы — ышанычлы ир, кайгыртучан әти. Яраткан һөнәре биргән тотрыклылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч гаилә имин-легенең ныклы нигезе булып тора, киләчәккә өмет белән карарга көч бирә.

Айзат Фәрдиев тарихы — үз эшен тапкан, һөнәренә тугры калган кеше язмышы. Бу язмышта осталык та, кеше-ләр өчен җаваплылык та, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә чиксез тугрылык та гармонияле рәвештә үрелгән.

Аның күңеленә якын тагын бер шөгыль бар: ул өйдә чәчәкләр үстерергә ярата. Миләүшә һәм яраннардан торган коллекциясендә инде уннан артык төр җыелган. Бу мавыгуында да күңелне нечкәртерлек бер символ бар: аның тормыш иптәшенең исеме дә Фиалка, ягъни Миләүшә исемле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса