Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Намаз вакытлары" программасының рус телле варианты эшләнде

Татарстан Республикасының Диния назәрәтенең "Хузур" нәшрият йорты белгечләре тарафыннан мобиль җайланмалар өчен "Намаз вакытлары"ның русча варианты эшләнде.

Татарстан өчен генә төзелгән "Намаз вакытлары" исемле бу программа Android һәм Ios өчен яраклаштырылган. Аны Интернет челтәрендә үз телефоныңа күчерергә мөмкин. Программада намазның нәрсә икәне аңлатылган, гыйбадәт кылу вакытлары күрсәтелгән, компасы да бар. Рамазан аена багышланган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Республика шәһәр-районнарында кояш төрле вакытта чыгып, төрле вакытта батканлыктан, намазга керү вакытлары да аерыла. Аерма хәтта 20 минутка кадәр җитә. Шунлыктан бу программаның әһәмияте зур. Анда көненә биш тапкыр укыла торган намаз вакытын якынлашуны белдерткән рингтонглар да бар", - дип, журналистларны әлеге программа белән якынрак таныштырган иде.

Хәзер программаның Россиянең 50дән артык шәһәренә яраклы рус теллесе эшли башлады.

dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250