Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Маганов: «Кризис килә дә китә, эштән азат итү – аннан чыгу юлы түгел»

«Татнефть» генераль директоры компаниянең пандемия һәм ОПЕК+ килешүе шартларында ничек эшләве турында сөйләде.

«Коллектив, һичшиксез, авырлыкларны җиңеп чыгачак. Җиңел түгел, билгеле, киеренкелек сизелә. Әмма без аны ничек үтәчәгебезне беләбез. Беркайчан да югалып калмаячакбыз. Элеккечә сәнәгатьне үстерүгә инвестицияләр кертүне дәвам итәчәкбез», - дип белдерде Наил Маганов.

Килеп туган икътисади вәзгыять, кадрларны саклап калу, хезмәткәрләр алдындагы социаль йөкләмәләр турында сөйләгәндә, генераль директор: «Без, әлбәттә, бу вәзгыятькә шат түгел, әмма эшебездә килеп чыгу ихтималы булган куркыныч хәлләрне һәрвакыт истә тотабыз, яңа тышкы йогынтыларга әзер торабыз, - дип ассызыклады. - Нефть чыгаруга инвестицияләр юнәлешен бераз үзгәртәчәкбез. Аларны нефть эшкәртүгә, нефть химиясенә, башка җитештерү процессларына күбрәк кертәчәкбез. Бездә кыскартулар планлаштырылмый. Кризислар килә дә китә, эштән азат итү – һич кенә дә кризистан чыгу юлы түгел».

Нефть чыгаруга кагылышлы планнар турындагы сорауга җавап итеп, Наил Маганов компаниянең Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карарларны тулысынча үтәячәген җиткерде. «Татнефть»нең бу яктан инде сыналган сценарийлары бар.

«Татнефть» - ул нефть чыгару гына түгел. Бу - икътисадның гаять зур катламы, тулы бер структура. Компания эшчәнлегенә тукталып, Наил Маганов: «Безнең проектларыбыз күп. Эш күләме гаять зур. Шушы барлык еллар эчендә бер генә эш урынын да кыскартмадык. Бер генә кешене дә. Бездә яңа ихтыяҗлар, яңа белгечлекләр барлыкка килеп тора. Кешеләрне яңадан әзерлибез, укытабыз, яңа урынга билгелибез», - диде.

Бүген өч укыту программасы гамәлгә ашырыла: бизнес-аналитика, компьютерда программалаштыру, графика. Теләгән кешеләр читтән торып алты айлык һәм өч айлык укулар уза ала.

Бу катлаулы шартларда хезмәткәрләрнең бер өлеше читтән торып, бер өлеше турыдан-туры производство объектларына чыгып эшли. Генераль директор махсус режимда эшләүчеләрне аерым билгеләп үтте: «Без аларны спецназ дип атыйбыз – алар махсус режимга күчте, производство объектларында яши һәм эшли, чөнки без халыкны энергия, газ, мотор ягулыгы белән өзлексез тәэмин итәргә бурычлы».

Пандемия шартларында эшләүне тасвирлап, Наил Маганов аны «җиренә җиткереп, төгәл башкару, шапырынмыйча, мактанусыз, җитди фикерләп эшләү», дип бәяләде. Генераль директор сүзләренә караганда, «Татнефть»нең куркыныч производстволарны эксплуатацияләү буенча күпьеллык тәҗрибәсе һәм үзенә генә хас югары культурасы бар. Бары тик барлык күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәрне дөрес үтәп, даими инструктажлар һәм контроль үткәреп кенә бу чорны минималь зыян белән үтәргә мөмкин булачак.

«Татнефть» пандемия чорында сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм тулаем җәмгыятькә ярдәм итү буенча берничә акцияне гамәлгә куйды. Ашыгыч ярдәм машиналарына компания АЗСларында бушлай ягулык салына, «ТАНЕКО» заводында антисептик җитештерү оештырылды, Әлмәттә коронавируска анализ ясау өчен ике бактериологик лаборатория булдырылды, компания волонтерлары илдә беренчеләрдән булып пенсионерларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек китерүне башлап җибәрде. «Татнефть» медицина битлекләре, саклагыч медицина костюмнары тегүне һәм башкаларны оештырды. Наил Маганов компаниянең иҗтимагый активлыгын болай дип аңлата: «Бу бит безнең ил. Без анда яшибез. Әгәр безне саклап фронтның алгы линиясенә баскан шул ук табиблар өчен нәрсәне дә булса күбрәк эшли алабыз икән, без моны эшләргә тиеш. Максималь дәрәҗәдә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк».

Наил Маганов шулай ук компаниянең коронавируска шик туган авыруларны транспортлау өчен ябык бокслар җитештерүне башлап җибәрүен сөйләде: «Кичә бу идея генә иде, ә бүген инде чынбарлык. Рөстәм Нургалиевичка прототипны күрсәттек, ул: «Әлбәттә, кирәк», - диде. Без аларны 100 данә җитештерә башладык инде. Бушлай таратачакбыз».

Чыгышын тәмамлап, «Татнефть» генераль директоры һәркемнең үз өлешен кертә алуын ассызыклады. Бу уртак проблема, һәм аннан бөтен кеше бердәм булып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса