Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт музыка көллияте студентларны яңартылган рәвештә каршы алачак

Реконструкция «Мәдәни мохит» республика программасы һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында уза.

Әлмәт музыка көллиятендә ремонт барышында беренче чиратта электр проводларын, торбаларны алыштырганнар, вентиляция, янгын куркынычсызлыгы системасын яңартканнар, видеокүзәтү системасы урнаштырганнар.


Тавыш изоляциясе һәм акустика, аппаратура һәм тавыш җиһазлары планында техник чишелешләр, ә иң мөһиме - реконструкцияләнгән концерт залы, ул фестивальләр һәм конкурсларны яңа сыйфатлы дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңартылган ашханә студентларны һәм укытучыларны уңайлы дизайн, уйланылган чират системасы һәм, әлбәттә, тәмле һәм файдалы ризыклар белән сөендерәчәк.


Спорт залын ремонтлау кирәклеген дә исәпкә алдылар. Музыкантларның инструмент артында күп сәгатьлек эшләве мәҗбүри физик тәртип таләп итә, чөнки иң яхшы ял – ул эшчәнлекнең алышынуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса