Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөстәкыйльлек, ышаныч, бөеклек

22 август көнне илебездә Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнен билгеләп үттеләр. "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлеге башкарма комитеты башлангычы белән бу дата уңаеннан әлмәтлеләр автоузыш оештырды.

Илнең төп символларыннан саналган дәүләт флагы - вакыйганың әһәмиятен искәртеп зур тантаналарда, бәйрәмнәрдә күтәрелә. Туган ил, туган як өчен җаваплылык уятучы, җитди адымнарга этәргеч көчкә дә ия ул. Дәүләт флагы көне уңаеннан яңгырлы көндә әлмәтлеләрнең автоузыш оештыруын зур батырлык белән тиңләп булмый, шулай да ул - рухи бердәмлек һәм Ватанга тугрылык, ихтирамлы мөнәсәбәт билгесе.

22 август көнне 7 автомобильдән торган колонна Сәйдәш маршы белән Әлмәтнең үзәк Ленин мәйданыннан кузгалды. Аларны хәерле юлга озатып муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов: "Дәүләт әләме көне - ул патриотик тәрбия юнәлешендә дә әһәмиятле чара. Хәтерләсәгез, дәһшәтле елларда байрак, әләм яуга күтәрү көченә ия булган һәм аның саклыгын тәэмин итү сугышчылар өчен намус эше саналган", - дип билгеләп үтте.

Россия Дәүләт әләме күтәрелгән автомобильләр шәһәрнең Ленин - Фәхретдин - Шевченко урамнарын узып, хәрәкәтен Казан - Оренбург трассасында дәвам итте. Районның Колшәрип, Аппак, Ерсубай, Чуваш Сиренькиносы, Кузайкино авылларында яшәүчеләргә дә алар илдәге "азатлык һәм мөстәкыйльлек" (ак төс), "ышаныч һәм рухият"(зәңгәр төс), "бөеклек һәм көч-куәт"не (кызыл төс) чагылдырган символның әһәмиятен искәртеп, күпмилләтле, төрле динле Татарстанның, республикада куәтле саналган Әлмәт төбәгенең шул зур гаиләнең бер вәкиле икәнлеген ассызыклап уздылар. Автоузышчыларның Рус Акташы авылына визиты дәвамлырак булды. Мәдәният йортында алар үзешчән сәнгать вәкилләре концертын карады.

Автоузыш финишын Нефтьчеләр мәйданы кабул итте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250