Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәскәүгә Ту-154 очкычында һәлак булган кешеләрнең мәетләре кайтарылды

Сочидан килгән һава судносы Чкаловский аэродромына төшеп утырды.

Кичә Сочи янында Кара диңгез өстендә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычында гомерләре өзелгән кешеләрнең мәетләре салынган беренче очкыч Мәскәүгә кайтты. Сочидан килгән һава судносы Чкаловский аэродромына төшеп утырды, дип хәбәр итте РИА Новости.

Мәгълүм булганча, кичә иртән Россия Оборона министрлыгының Ту-154 очкычы Адлер аэропортыннан очып китеп 7 минут үткәч һәлакәткә юлыккан иде. Анда 84 пассажир һәм 8 кешедән торган экипаж булган, араларында - хәрбиләр, Мәскәүнең Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, Россия массакүләм мәгълүмат чараларының 9 вәкиле. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлегә 11 кешенең гәүдәсе табылган.

Очкычның һәлакәткә юлыгуы буенча җинаять эше кузгатылган. Авиаһәлакәтне тикшерү барышында теракт төп версия буларак каралмый. Тикшерүчеләр фикеренчә, очкычның техник торышы яки идарә итүдәге хата бу фаҗигага сәбәпче булырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса