Реклама
Россия Президенты Указы нигезендә республикада ел саен инвалидлар өчен 700 эш урыны булдырылырга тиеш.
Безнең төбәктә 11597 инвалид исәпләнә, аларның 9805 е гомуми авырулар буенча инвалидлыкка чыккан, 2999 ы эшкә яраклы яшьтә. Әлмәт районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен быел 18 эш урыны оештыру каралган. Бүгенгә 13 инвалид эш белән тәэмин ителгән. Моннан тыш социаль яклауга аеруча мохтаҗ булганнарны эшкә урнаштыру максатыннан 6 предприятиегә барлыгы 27 инвалидны эш белән тәэмин итү өчен квота урнаштырылган. Әлегә ике предприятие генә бурычны үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы