Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөселманнар хаҗ сәфәренә әзерләнә

Ел саен 2 меңләп татарстанлы хаҗ сәфәрен кылу нияте белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә юл тота.

Быелгы хаҗ кылу вакыты октябрьгә туры килә. Әлеге изге сәфәргә әзерлек кысаларында Татарстан таможня хезмәткәрләре "Казан" халыкара аэропортында тур-операторлар вәкилләре, изге сәфәрне кылучылар төркемнәре җитәкчеләре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән очраштылар.

Очрашу сәфәр кылучылар чикне чыкканда төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен оештырылды. Шул нияттән таможня хезмәткәрләре таможня кагыйдәләре, чикләүләре хакында сөйләделәр. Татарстан таможнясы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Чмора игътибарны даруларга, экстремист эчтәлекле китапларга һәм сәүдә итү максатыннан алынган товарларга юнәлтте. Хаҗиларның сумкалары вакытында тиешле урынга килеп җитмәү хәлләрен аңлатты. Бу хәл, нигездә, самолет багаж авырлыгы тиешле дәрәҗәдән узып киткәндә килеп чыга. Самолет экипажы багажның бер өлешен икенче рейска калдыра. Еш кына башка рейска зәм-зәм суы тутырылган сумкалар калганы билгеле була. Таможня вәкилләре сумкалар калган очракта нишләргә кирәклеген аңлаттылар.

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250