Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘМР башлыгы әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлый

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.

Кадерле әлмәтлеләр! Хөрмәтле Ватан сакчылары, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

23 февральдә без Ватанга тугры хезмәт иткәннәрне һәм бүген Ватан сагында торучыларны, Россиянең тотрыклы үсешен тәэмин итеп, илебез һәм кешеләр мәнфәгатьләрен ышанычлы саклаучыларны хөрмәтлибез.

Барлык буыннар өчен бу бәйрәм кыюлык, фидакарьлек, намус һәм дәрәҗә символы булып тора. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, аларның атабабалары үз гомерләре бәрабәренә туган җиребезне дошманнардан сакладылар, илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштеләр.

Бөек Ватан сугышы чорында Әлмәт һәм Акташ район хәрби комиссариатларыннан 18640 кеше сугышка алынды. Шуларның 10131 е генә әйләнеп кайтты, ә 8509 ы яу кырларында башларын салды яки хәбәрсез югалды. Мәңгелек дан аларга!

Әлмәтлеләр Әфганстан, Чечня Республикалары, Төньяк-Кавказ төбәгендәге сугышчан хәрәкәтләрдә, Таҗикстан Республикасы, Абхазия һәм Көньяк Осетия, Сирия Гарәп Республикасы территориясендәге кораллы бәрелешләрдә, Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә үзләрен батыр сугышчылар итеп күрсәттеләр. Алар гаять зур хөрмәт-ихтирамга лаек һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар.

Ватан сакчыларының хәзерге буыны элгәрләренең изге сугышчан традицияләрен намус белән дәвам итә. 2019 елда гына да Россия армиясе сафларына Әлмәт муниципаль районыннан 400 гә якын егет хәрби хезмәткә алынды. Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә 69 егетебез шефлыктагы частьларга озатылды. Алар барысы да милли мәнфәгатьләребез сагында торалар, халыкара терроризмга каршы көрәш буенча бурычларны уңышлы хәл итәләр.

Безнең уртак бурыч – күп гасырлык сугышчан традицияләрне саклап калу, илебез куәтен һәм көчен тагын да арттыру, аның алга таба үсеше, дөнья күләмендә абруен күтәрү өчен шартлар тудыру.

Ихлас күңелдән һәрбарчагызга хәерле исәнлек, тынычимин тормыш, озын гомер, туганнарыгыз- якыннарыгызның кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телим.

Бәйрәм көне сезне яңаданяңа максатларга ирешүгә рухландырсын, алдагы җиңүказанышларыгызның, уртак изге эшләребезнең башлангыч ноктасы булсын!

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Т.Д. Нагуманов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса