Мондый даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак
Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) белгечләре, 2021 елга даруханәләрдә ялган даруны шәм яндырып эзләсәң дә табып булмаячак, дип ышандыра. Моның өчен препаратларга махсус тамга суга башлаячаклар.
Бу хакта “Известия” басмасына биргән әңгәмәсендә идарә башлыгы Михаил Мурашко хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә законлы рәвештә сатылучы даруларга Data Matrix дигән махсус тамга сугыла башлаячак. Россия Дәүләт Думасы тарафыннан шул хакта махсус закон проекты да әзерләнгән инде. Дару җитештерүчеләр исә маркалаштыру системасына агымдагы елда ук кушыла ала, ди белгечләр. “Әлеге система гамәлгә кергәч, кулланучылар даруханәдә тәкъдим ителгән даруларны тыныч күңел белән сатып ала алачак. Һәр даруханәдә дару турында тулы мәгълүмат бирүче махсус җиһаз урнаштыралачак. Кулланучылар препаратлар сыйфатын кәрәзле телефондагы махсус кушымта ярдәмендә дә тикшереп карый алачак”, – ди Мурашко.
Сүз уңаеннан, бүген әлеге кушымтаны теләге булган һәркем телефонына урнаштыра ала. Дөрес, әлегә анда пилот проект кысаларында махсус тамга сугылган аерым бер даруларның сыйфатын гына тикшереп була. Араларында сыйфатсыз, законсыз рәвештә сатылучылары очраса, сатып алучы Росздравнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Михаил Мурашко сүзләренә караганда, узган ел Россиядә әйләнештән алынган ялган дарулар күләме, 2016 һәм 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кимегән. Идарә белгечләре яңа система нәтиҗәле булачак, дип ышандырса да, дару җитештерүчеләр препаратларга махсус тамга суга башлауны кичектереп торуны сорый, – ди алар.
http://www.vatantat.ru/index.php?pn=3156
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа