Могҗизалы һава торышы
Узган төн Мәскәү халкы өчен быелгы көздә иң салкыны булган. Температура күрсәткече 0 градуска тигезләшкән.
Синоптиклар белдергәнчә, мәскәүлеләрне бүген дә артык җылылык сөендерми. Явым-төшемсез болытлы көндә температура +5 булачак. Алдагы көннәрдә дә үзгәрешсез һава торышы саклана, төннәрен 1 градус җылылык күзәтелә.
Гомумән, белгечләр октябрь аенда һава торышы климатик нормадан 2,2 градуска җылырак була, дип ышандыра. Ниндидер рекордлар көтелми. Ә менә 1882 елның 13 октябрь иртәсен мәскәүлеләр 10 градус салкын белән каршы алган, 1889 елның шушы ук көнендә җәйге күлмәкләрдән "җилфердәп" йөргән. Әз дә түгел, күп тә түгел, нәкъ 20 градус эсселек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia