Мобиль кабул итү пункты эшен дәвам итә [+ФОТОЛАР]
Татарстанда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны барлау һәм аларны хәл итү юлларын бергәләп булдыру максатыннан республикада халыкны мобиль кабул итү пункты эшли башлады.
Август керү белән башланган әлеге кампания шул исәптән Әлмәт районы авылларын да барлый. Узган ялларда мобиль кабул итү пункты Борискино һәм Ямашида булды.
Борискино авылы җирлегенә тагын ике авыл - Березовка һәм Добромыш карый, шуңа күрә мобиль кабул итү пунктына аннан да кешеләр күпләп килгән иде. Әлеге авыл халкы иркен, матур юллар сорап мөрәҗәгать итте. Авыл халкыннан җыелган гозерләр исемлегенә, авыл мәдәният йортына музыкаль аппаратура, балалар бакчасына ремонт, барлык авыл халкы өчен дә актуаль булган дүрт еллык мәктәпне тугызъеллык итү сыман мөһим мәсьәләләр дә өстәлде.
- Авылыбыз кайчандыр зур, гөрләп тора иде. Бүген Борискино авылы җирлегенә караган өч торак пунктка 717 кеше теркәлгән. Халык нефть чыгару индустриясендә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, биредә булган бюджет оешмаларында эшли. Әлбәттә, хәл ителәсе мәсьләләр күп, аларның бөтенесе дә безнең көчтән генә килми, район һәм республика бюджеты исәбенә генә булдырып чыгарырдайлары да бихисап. Мисал өчен, бүген төп мәсьәлә диеп өч авыл өчен дә актуаль булган су линияләренең тузуын атар идем. Моннан, тыш Добромыш авылына газ кертү мәслихәт- ди авыл җирелеге башлыгы Җәмил Илалов.
«Бердәм Россия» халыкны кабул итү мобиль пунктында авыллар буйлап сәяхәт итүче активистар сүзләренчә, гозерләрне хәл итү мөмкинлегенә карап я район җитәкчелеге һәм хезмәтләренә, яисә аннан да югарырак органнарга юнәлдереләчәк.
- Авыллар буйлап йөри торгач райондагы төгәл картина ачыклана. Шуңа күрә халык белән турыдан-туры аралашуның файдасы ике яклы булырга тиеш, - ди «Бердәм Россия» җәмәгатьчелек кабул итү пункты җитәкчесе Әнвәр Мәүлетов.
Якын арада мобиль пунктлар тагын Сәрән һәм Елховойга юнәләчәк. Биредә шулай ук халык үзләрен кызыксындырган сорауларын тиешле органнарга юнәлдерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа