Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәтлеләргә – купон

Бу көннәрдә газета-журналлар редакцияләрендә "урак өсте". Басмабызга язылу кампаниясен без әнә шуңа тиңлибез.

Авыл хуҗалыгының яшәеше шушы чорда җыелган уңышка бәйле булса, газеталарның да язмышында, эшчәнлегендә тираж, ягъни аны күпме яздырулары зур роль уйный. Без үз чиратыбызда "Әлмәт таңнары"н газета укучылар мәнфәгатьләрен игътибарга алып ясарга тырышабыз.

Менә 16 ноябрьдә дә Мәмәт авылына юл тоттык. Исәбебез алар белән аралашу, газета турында фикерләрен ишетү, үзебезнең яңалыкларны да җиткерү иде. Мәмәтлеләр очрашудан канәгать калгандыр дип уйлыйбыз. Безгә дә алардан газетабыз турында җылы сүзләр ишетү бик рәхәт булды.

Хәбәр иткәнебезчә, "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" га 2013 елның беренче яртыеллыгына язылганнар арасында үзәк почта каршында уздырылган акция барышында беренче бүләкләр уйнатылды. Мәмәт авылына без купоннар алып бардык. Аны откан ун кеше, болар - С.Сафиуллина, Э.Саттарова, М.Сәлахова, Л.Вәлиева, З.Хәнипов, М.Сәйфуллин, Р.Рәфыйкова, Г.Галиева, Г.Мифтахова, Т.Сәхәпова - киләсе елда газетада бушлай белдерү урнаштыра алачак. Купоннар, акцияләр моның белән генә тәмамланмады. Газетага язылучы һәркем, шул исәптән мәмәтлеләр дә квитанцияләренең күчермәләрен редакциягә юллый ала. Декабрь аенда өч кыйммәтле бүләк һәм башка призлар уйнатылачак.

Хөрмәтле шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр! Туган телебез шулкадәр матур, тарихы, мәдәнияты бай. Беренче көннән үк кыйбласын татар телен саклау, үстерү, төбәгебездәге барлык яңалыкларны ана телебездә ирештерү итеп алган һәм 22 ел дәвамында аннан тайпылмаган, төрле авырлыклар булып та, үз йөзен саклап кала алган "Әлмәт таңнары"н югалтмаска иде. Аны бары тик сез генә саклап кала аласыз. Моның өчен, әлбәттә, газетага язылу кирәк. Бердәм булыйк!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250