Мәктәпләрдә – яңа дәрес
Киләсе уку елыннан Татарстан мәктәпләрендә балалар өчен медиакуркынычсызлык дәресләре кертү планлаштырыла.
Бу хакта ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр итте. "Шундый ук дәресләрне балаларның ата-аналары өчен дә үткәрү ниятләнә.
Бу максатлар өчен ата-аналар җыелышлары мәйданчыгы бар. Ел дәвамында аларның кайберләре бу темага багышланачак", - диде спикер. Балалар омбудсмены сүзләренчә, ата-аналарның күп өлеше интернет өлкәсендә балаларыннан нык артта кала. "Бу өлкәдә дә балалар белән бер телдә сөйләшергә кирәк. Бу өлкәдә ата-аналарның белемнәрен арттыру зарур, - дип саный Удачина. - Шулай ук безнең педагогларның медиакуркынычсызлык өлкәсндә квалификациләрен күтәрергә кирәк". Удачина ассызыклаганча, бу эш юнәлешләрен форум резолюциясе проектына кертү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа