Мәктәп автобуслары йөри башлады
Бүген уку елы башланды. Районда һәр авылда мәктәпләр юк, шуңа күрә күрше авылларга йөрергә туры киләчәк.
"АПОПАТ " җитәкчелеге мәктәп маршрутлары өчен автобусларның әзер булуын җиткерде. Узган ел 24 автобус линиягә чыкса, быел алар 23 маршрут буенча йөриячәк. Шөгерчәгә ихтыяҗ калмаган. Константин Кириченко юлларның канәгать булуын, укучыларны ташучы автобусларга тәҗрибәле шоферларның гына утыртылуын да искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа