Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов: "Ветераннарга рәхмәтләребезне җиткерик"

Ай башында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә шәһәр службалары җитәкчеләре белән уздырыла торган айлык киңәшмә яңа билгеләүләрне игълан итү белән башланып китте.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары итеп И.Габдуллин, икътисад буенча урынбасары итеп С.Дудкин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы итеп В.Хлыстов, АГУАД директоры вазифаларын башкаручы итеп С.Селиверстов билгеләнде.

Киңәшмәдә эшмәкәрлек үсеше буенча департаментның узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы чыгыш тыңланды. Бу хакта департамент директоры А.Глазков мәгълүмат җиткерде.

Бүген муниципаль районда 7 мең кече урта эшмәкәрлек субъекты, шул исәптән 5469 шәхси эшмәкәр эшчәнлек җәелдерә. Узган ел алар санының 10 % ка артуы күзәтелгән.

Эшмәкәрлекне үстерү максатыннан департамент "Импульс" бизнес-инкубаторы" программасын гамәлгә ашыра, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының федераль, республика программаларында катнашуына ярдәм итә. Отчет чорында "Социаль бизнес" программасы буенча барлыгы 1,5 миллион сумлык 5 грант алынган. "Лизинг-грант" буенча 21 субъектка барлыгы 15,7 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Район эшмәкәрләре тарафыннан барлыгы 17,2 миллион сумлык бушлай бирелүче субсидия үзләштерелгән. Әлеге сумма 2010 ел белән чагыштырганда 5 тапкыр күбрәк.

Агымдагы елда "Лизинг-грант", "Социаль бизнес", "Инновацияләр үсеше", "Хезмәт башлангычы", "Гарантия фонды" программалары эшлиячәк. Аеруча зур басым быел республикада өстенлекле дип билгеләнгән эшкәртү тармагына ясалачак.

Икенче чыгыш экологик икеайлык нәтиҗәләренә багышланды. Бу хакта "Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты" муниципаль учреждениесе директоры А.Маликов чыгыш ясады. Уртак эшчәнлек - күз алдында: тирә-ягыбызда чисталык хөкем сөрә. М.Салихов барлык службаларга, оешмаларга, әлмәтлеләргә актив булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Икеайлык әле дәвам итә. Район башлыгы чүп контейнерлары торган мәйданнарның начар торышта булуына басым ясап, "Экосервис" җәмгыятенә бер атна эчендә тәртип урнаштырырга күрсәтмә бирде.

Күркәм традиция буенча быел да иң чиста авыл җирлеген билгеләү буенча бәйге уздырылачак. Анда җиңеп чыккан торак пункт автомобиль белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр исә Сабантуй бәйрәмендә игълан ителәчәк.

Узган айга йомгак ясап, М.Салихов апрельнең иң зур вакыйгасы - су басуларга тукталды. Иске Әлмәт, Урсала, Тихоновка халкы барлыгы якынча 120 миллион сумлык зыян күргән. Моңардан тыш әле юллар һәм инженерлык челтәрләренә килгән зыян шактый исәпләнгән. Тиешле документлар әзерләнгәннән соң, су басудан зыян күрүчеләргә түләүләр күчерелә башлаячак. Әмма моның өчен, әлбәттә, вакыт кирәк. Саннар теле белән әйтсәк, Әлмәт төбәгендә 500 дән артык йортны су баскан, 10 сын торгызу һәм төзекләндерү мөмкин түгел. Шуңа да әлеге йорт хуҗаларын яңа торак белән тәэмин итү зарур. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Н.Богданчиков билгеләгәнчә, хәзерге вакытта су баскан төбәкләрдә юллар төзекләндерелә, вак таш, кара туфрак, ком кертелә. Әлеге территорияләрдән барлыгы 66 берәмлек машина чүп түгелгән.

Кешеләр тарафыннан кертелгән өлешләр буенча төзелүче "сакаллы" объектлар быел кулланылышка тапшырылырга тиеш. Бу уңайдан бездә Нефтьчеләр урамындагы 11 нче йорт адресы буенча төзелүче йортта эшчәнлек җәелдерелгән, әлмәтлеләр 1 декабрьдә фатирлы булыр дип көтелә. М.Салихов һәр төзелеш объектында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә зур игътибар бирелергә тиешлекне тагын бер тапкыр ассызыклады.

Алда безне зур бәйрәм көтә - илебез быел Бөек Җиңүгә 67 ел тулуны билгели. "Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә игътибар, кадер-хөрмәт күрсәтү - безнең бурыч. Шуңа да үзләре исән чагында якты, тыныч тормыш бүләк итүчеләргә рәхмәтләребезне, бәйрәм котлауларын җиткерергә ашыгыйк", - дип бәян итте М.Салихов.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса