Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Мисырга кайчан оча башлыйбыз?

Россия транспорт министры Максим Соколов Мисырга һава юлының кайчан ачылуына бәйле фаразларын җиткерде.

Федераль басмалар хәбәр итүенчә, Мисырга авиарейсларны кабат җанландыру карары 2016 ел азагына кадәр хәл ителергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә Максим Соколов Мисырның гражданлык авиациясе башлыгы Шәриф Фәтхи белән уздырган техник консультациянең чираттагы раунды вакытында да күтәрелде. Россия Транспорт министрлыгы белән Мисырның авиация тармагы җитәкчеләре рейсларны торгызу буенча эшләнәчәк гамәлләрнең адымлы планын раслаган.

Мәгълүм булганча, ике ил арасында очышлар узган елның октябрендә, теракт аркасында А321 очкычы һәлакәткә юлыкканнан соң туктатылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса