Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Мисыр туристлык визаларының бәясен күтәрмәскә булган

Туристлык визаларының бәясе 25 доллар дәрәҗәсендә сакланачак.

Мәгълүм булганча, февральдә Мисыр хакимияте бер тапкыр баруны күздә тота торган туристлык визасының бәясе 25 доллардан 60 долларга кадәр артачак, ә ярты еллык күп тапкыр барып кайту мөмкинлеге биргәне - 70 долларга кадәр күтәреләчәк дип хәбәр иткән иде. Моңа кадәр соңгы тапкыр визаларны 2014 елда индексацияләгәннәр иде - ул чакта алар 5 доллардан 25 долларга кадәр артты. Бу турыда "Российская газета" яза.

Яңа бәяләр инде март аеннан гамәлгә керер дип планлаштырылган иде, аннары бәяләр артуны 2017 елның июленә кадәр кичектереп торырга булдылар. Әмма туристик берләшмә тәнкыйтеннән соң - тармак белгечләре бюджсәяхәтчеләр өчен илнең кыйммәте төшә дип белдергәч, карар яңадан каралган.

Кичә, 21 мартта, Мисыр хөкүмәтенең үз карарыннан кире кайтуы билгеле булды Бу турыда илнең туризм министры Яхъя Рашид хәбәр итте. Аның сүзләренчә, туристлык визаларының бәясе 25 доллар дәрәҗәсендә сакланачак.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса