Исегезгә төшерәбез, Россия һәм башка кайбер илләрнең Мисыр белән һава юлы Синайда Россия самолеты һәлакәткә очраганнан соң өзелде. "Когалымавиа"ның Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка очучы А321 очкычы 31 октябрьдә һәлакәткә юлыккан иде. Борттагы 217 пассажир һәм экипажның 7 әгъзасы да һәлак булды. Федераль куркынычсызлык хезмәте моны теракт дип бәяләде.
Мисыр Россия туристларының иминлеген тәэмин итәргә ышандыра
Мисырның махсус хезмәтләре илнең популяр курортларында Россия туристларының тулы куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ышандыра. Бу хакта Мисырның Россиядәге илчесе Мухаммед аль-Бадри җиткергән.
Аның сүзләренчә, Хургада һәм Шарм-эш-Шейхта куркынычсызлык хезмәтләре Россия туристлары иминлеген саклау өчен тулы хәрби әзерлеккә ия. Илче ассызыклавынча, Мисыр ягы Россия туристларын кабул итәргә тулысынча әзер. Әмма соңгы Карар Мәскәүдән тора, дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа