Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев ул елларны яхшы хәтерли [+ФОТОЛАР]

Республикада нефть ятмаларын эшкәртүгә нигә кече нефть компанияләрен җәлеп иткәннәр?

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе бүген Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантанада әнә шуны искә төшереп узды. Мондый карарга килү очраклы булмаган. Үзгәртеп кору еллары чоры була бу. Нефть чыгару төшә бара. Алай гына да түгел, сату да проблемага әйләнә.
- Эш хаклары тоткарланган, бартер заманы иде, - дип искә алды ул елларны Минтимер Шәрипович. - 1976 елда 103700 мең тонна нефть чыгарылса, 1995 елда ул 23,8 миллионга кадәр тәгәрәде. "Татнефть"нең ул чактагы генераль директоры Ринат Галиев, баш инженер Шәфәгать Тәхаветдинов һәм баш геолог Ренат Мөслим минем янга килделәр.
Нәтиҗәдә рентабельле булмаган скважиналарны туктатмыйлар, авыр табыла торган нефть ятмаларын чыгаруны кече нефть компанияләре төзеп аларга тапшыра башлыйлар, салым буенча өч төрле ташлама карыйлар.
- Бүгенге бәйрәмне сез үзегез булдырдыгыз, - дип киләчәктә дә уңышлар теләде Минтимер Шәймиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса