Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин татарча сөйләшәм”

Республикабызда уздырылучы "Мин татарча сөйләшәм" акциясе татар телен үстерү, икетеллелек шартларында башка милләт халыкларын да татарча сөйләшергә өйрәтү максатыннан оештырыла. Әлеге акциядә быел беренче тапкыр шәһәребезнең 2 нче мәктәбе дә катнашты.

Белем бирү мәктәбендә бүген 800 бала арасыннан татар телле 160 лап кына укучы исәпләнә. Шулай булуга да карамастан биредә Тукай теленә игътибар зур. Укытучылар төрле алымнар ярдәмендә, мавыктыргыч чаралар, бәйрәмнәр, уеннар оештыру аша башка милләт балаларында татар теленә, татар әдәбиятына, мәдәният-сәнгатенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уята алуга ирешкән. Мәктәп директорының милли белем бирү буенча урынбасары Л.Фәрхетдинова сүзләренә караганда, балалар һәм аларның әти-әниләре дә татар телен хөрмәт итә. Укучылар дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда да бик теләп катнаша, иң мөһиме, алар көндәлектә аралашу өчен кирәк булган сүзләрне отарга һәм сүзлек запасын һаман саен тулыландырырга тырыша. Әлбәттә, монда татар теле мөгаллимнәренең тырышлыгы һәм хезмәте чиксез зур. Акция кысаларында үткәрелгән чараларда без дә моңа инандык. Ә алар төрлелеге белән җәлеп итте. Көн дәвамында мәктәптә барлык сыйныф укучылары да катнашында 10 чара узды.

"Әлмәтем әдипләре" циклыннан балалар шагыйрәсе Резедә Фәрхетдинова белән очрашуда 5 нче сыйныф укучылары туган телебездәге шигырьләрне сәнгатьле укулары белән сокландырды. Әлеге дәрескә шәһәребезнең 29 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде. Абый-апаларын алар да кызыксынып күзәтте. Башлангыч сыйныф укучылары һәм алтынчылар Абдулла Алиш, Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерсә, 5 б сыйныф укучылары "Табышмак әйтәм, җавабын тап" уенында көч сынашты. "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән чарада җиденчеләр татар телендә сөйләшә белүләрен генә түгел, ә җыр-биюләр аша татар сәнгатенә булган ихтирамнарын да күрсәтте. Әлифба һәм шигырь бәйрәмнәре дә гөрләп узды. Барлык сыйныф укучылары да катнашындагы "Туган телемдә сөйлим, туган телемдә җырлыйм мин" дигән концертны күзәткәннән соң, 2 нче мәктәптә белем алучыларның чынлап та татар телендә рәхәтләнеп сөйләшүләре, аралашулары һәм тагы да күпне үзләштерергә теләүләре ачык күренде.

Бу көнне һәр сыйныф вәкиле мәктәп эчендә, шулай ук якын-тирә урамнарда да әлмәтлеләрне "татарча сөйләшергә өйрәтте": һәр кешегә эмблема, шулай ук аралашу өчен кыска сүзлек бүләк итте.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250