Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин нефть ясыйм” балалар рәсем бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Узган атнада "Татнефть" ААҖ дә "Мин нефть ясыйм" балалар рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Әлмәт төбәгендә яшәүче балалардан: "Үскәч кем булырга хыялланасың?" - дип сорасаң, бик күпләре: "Нефтьче", - дип җавап бирә. Бу гаҗәп тә түгел. Әлеге һөнәргә мөнәсәбәте булмаган бер генә гаилә дә юктыр калабызда. Әби-бабайларыннан, әти-әни, абый-апаларыннан калышасы килми балаларның, димәк, алмаш үсеп килә. Ә нефтьчеләр бүгеннән үк аларны нефтьче һөнәренең асылына төшендерә һәм, иң беренче чиратта, табигатькә, җиргә, һавага сакчыл булырга өнди. Рәсем бәйгесе әнә шул максаттан чыгып уздырыла да. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылды. Анда "Татнефть" компаниясе төркеме, нефть сервисы предприятиеләре һәм кече нефть компанияләре хезмәткәрләренең балалары катнашты.

Узган елларда ук бәйгегә нигез итеп алынган "Табигать яши икән - мин дә яшим" темасына (әлеге шигарьне 4 ел элек Усман Сагбеев тәкъдим иткән, ул үз рәсемен шулай исемләгән булган. - Г.Г.) Татарстанда нефть эшкәртелә башлауга 70 ел тулу уңаеннан оештыручылар тарафыннан нефть тарихы да өстәлгән. Шуңа да быел ул "Мин нефть ясыйм" дип исемләнде. Анда 4-17 яшьлек 630 рәссамчы барлыгы 700 дән артык иҗаты белән чыгыш ясады.

"Татнефть" җәмгыяте директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, бәйге комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев балаларны җиңүләре белән тәбрик итеп, өч яшь төркемендә призлы урын алучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Менә алар җиңүче исеменә лаек булган балалар: Евгения Колесникова (Баулы), Илья Сушков (Лениногорск), Анастасия Лобова (Лениногорск), Диләрә Шәнгәрәева (Җәлил) һәм иң кечкенәләр арасында Артемий Бельский (Түбән Кама).

Әлбәттә, 700 эш арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу комиссия әгъзаларына җиңел бирелмәгән. Рәсемнәрнең һәрберсенә мәгънә салынган һәм алар үзенчәлекле итеп башкарылган. Шуңа да быел аерым номинацияләр буенча балаларны билгеләп үтүне кирәк тапканнар. "Теманы оригиналь ачып бирү", "Җаваплылык һәм патриотизм өчен", "Юмор өчен" кебек - барлыгы 8 номинациядә яшь рәссамчылар компаниянең баш инженеры урынбасары Владимир Фадеев кулыннан бүләкләр алды. "Иң яшь катнашучы"лар булып 4 яшьлек әлмәтлеләр Дмитрий Михеев белән Глеб Ефимов танылды. "Коллектив эш өчен" номинациясендә махсус приз "Ямашнефть" идарәсе прогимназиясе коллективына бирелде.

Быелгы бәйгедә тагын бер яңалык бар - жюри "Тамашачылар сөюе бүләге" булдырган. Аны ачыклау Интернет челтәрендәге электрон "Нефтяная газета"да алып барылган. Корпоратив басма укучылары рәсемнәр өчен барлыгы 200 меңгә якын тавыш биргән. "Татнефть" компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Нурия Вәлиева сүзләренчә, биредә көрәш кызу барган. Нәтиҗәдә, иң кечкенәләр арасында Әлмәттән Алсу Сабитова 25400 тавыш белән, урта төркемдә 25815 кешенең мәхәббәтен яулап, Алабугадан Илүзә Гыйләҗева танылды. Бәйгенең иң югары бүләге - Гран-прига исә Әлмәт кызы Зарина Сәлимова ия булды.

Укучыларның, мөгаллимнәрнең, әти-әниләрнең уртак иҗади хезмәтен нефтьчеләр лаеклы бәяләде, бүләкләде. Бу көнне балалар бергәләшеп "Нефтяша" мультфильмын да карады һәм һәммәсенә дә истәлеккә "Нефтяша һәм аның дуслары" дип аталган китап белән диск тапшырылды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Регина Бурцева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250