Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

30 май көнне муниципаль район башлыгы, М.Салихов рәиселегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XVI (уртак) сессиясе булып узды.

Депутатлар барлыгы 15 мәсьәлә тикшерде. Сессия эшчәнлегендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Р.Әбүбакиров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Г.Еремеева, Н.Кольгин, депутатлар, башкарма комитет җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.

Иң беренчеләрдән булып депутатлар җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләргә һәм багаж йөртү кагыйдәләрен бозучыларга карата административ штрафларның күләмен үзгәртү кирәклеге мәсьәләсен тикшерде. ТР КоАПның 5.1 һәм 5.2 маддәләре нигезендә транспортта йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бүген штрафларның күләме 100 сум тәшкил итә. Бу хакта төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Г.Зарипова җиткерде. Аның сүзләренә караганда, штрафларны арттыру билетсыз йөрүчеләрнең кимүенә китерәчәк. Депутатлар бу уңайдан ТР Дәүләт Советына чыгарга дигән карар кабул иттеләр.

Сессиядә Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларына үзгәрешләр кертелде. Атап әйткәндә, бюджеттагы өстәмә керемнән Чупай һәм Бишмунча авылларындагы ФАПларның инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләре төзелешенә акчалар бүлеп бирү күз уңында тотыла. Шулай ук өстәмә керемнәр Урсала мәктәбенең электр белән тәэмин итү системасына капиталь ремонт ясауга, кредитлар өчен түләүгә, 23 нче мәктәпне карап тотуга һәм башкаларга юнәлдереләчәк.

Депутатлар күпбалалы гаиләләргә җирләр бүлеп бирелү белән бәйле шәһәр төзелеше зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында да карар кабул итте. Көньяк-көнчыгыш микрорайонында һәм шәһәрнең көнчыгыш өлешендә билгеле участоклар, "Алсу" микрорайонында "Җиңел машиналарга сервис хезмәте күрсәтү станциясе" төзелеше җәелдерелү сәбәпле зона шәхси торак төзелешенә биреләчәк.

Чираттагы көн тәртибе буенча депутатлар даими рәвештә муниципаль вазифаларны башкаручы затларның керемнәре, милекләре хакында мәгълүматлар бирү турындагы положениегә үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә район башлыгы һәм аның урынбасарлары үзләренең, тормыш иптәшләренең һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында мәгълүмат биреп торырга тиешләр.

Сессиядә Әлмәт шәһәр Советы депутаты В.Борисов КПРФ партиясе сафларыннан чыгуы сәбәпле вакытыннан алда депутатлык вәкаләтләреннән азат итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. КПРФның югары органнары кадрлар сәясәте белән риза булмавы Валентин Евгеньевичны әлеге карарга этәргән. Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов В.Борисовка күпъеллык хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш кертүе, депутатлык эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Күркәм традиция буенча сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250