Реклама
Илебездә гомер сөрүче һәрбер гаиләгә үзенең яралы эзен салган, 68 ел үтүгә карамастан һаман йөрәк кылларын тибрәтеп, елата торган көн ул - 9 май. Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг Миңлебай авылында 7 май иртәсендә булып үтте.
Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яулана. Миңлебай авылыннан гына да илебезне сакларга 435 кеше китә. Шуларның 149 ы Ватаныбыз хакына корбан була. Һәлак булган һәм хәбәрсез югалган Миңлебай ир-егетләре бүген дә халык хәтерендә. Аларның исемнәре Җиңү паркында урнаштырылган обелискта мәңгеләштергән. Аңа халык эзен суытмый - парк тирәсен чистартып, буяуларын яңартып торалар. Урта мәктәп һәм җирле үзидарә коллективлары ярдәме белән эзләнү эшләре алып барыла. Биредә үк Бөек Ватан сугышыннан исән кайтканнарның исемнәре дә теркәлгән.
Ел саен авылда сугыш каһарманнарын зурлыйлар, арабыздан киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алалар. Быел митингта сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, мәктәп укучылары һәм иң кечкенә миңлебайлылар катнашты. Тантананы 30 елдан артык авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Ләбиб Сәхапов ачты.
-Эшләү дәверендә сез, хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, иң зур киңәшчем булдыгыз, сезнең белән берлектә без авылыбызны югары дәрәҗәгә күтәрә алдык. Рәхмәт сезгә, - диде ул үз чыгышында.
Бөек җиңүгә өлеш керткән авылдашларына рәхмәт сүзләрен Миңлебай авылы җирлеге башлыгы Ильдар Рәхимов та җиткерде:
- Еллар үткән саен без сугыш чорыннан ерагая барабыз. Шулай да уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк.
Мәктәп укучылары һәйкәлгә венок салганнан соң, яшь буын белән берлектә ветераннар Җиңү паркында наратлар утыртты. Тантана урта мәктәп ашханәсендә дәвам итте.
Әйе, беркемдә онытылмый, бер ни дә онытылмый! Бүген Миңлебай авылында бер сугыш ветераны һәм сугыш ветеранына тиңләнгән бер кеше яши. Әлеге шәхесләр - миңлебайлыларның горурлыгы. Ветераннар утырткан яшь үсентеләр дә илебез каһарманнары чәчкән җиңү орлыгы шыткан кебек тиз арада югарыга үрмәләр. Сугыш елларын кичеп, илебез иктисадын тергезгән легендар шәхесләребезнең батырлыгына дан җырлап, шаулап торыр.
Материалларны Рәдифә Ногманова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы