Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәттән дә югарырак хис бар

Гаилә - кешенең иң зур байлыгы, иң кадерле әйбере. Менә шушы төшенчәне аңлап, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, тәүфыйклы балалар үстереп, һаман да күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр күп безнең районда. Дәрҗемановлар - шуларның берсе.

Безнең һәрберебезнең гомере гаиләдә уза - башта әти-әни янында, аннан инде билгеле бер яшькә җиткәч, үзебез төзегән җылы учакта. Кичүчат авылында яшәүче Лира һәм Нәгыйм Дәрҗемановлар менә чирек гасыр инде үзләре тергезгән учакны сүндерми, күз карасыдай саклап гомер кичерә. Өйләре - гаилә башлыкларының һәм балаларының да ашкынып, сагынып кайтыр урыннары. Кешене өенә кайчан тарта? Әлбәттә, җылы мохит булганда.
- Тынычлык, татулык булганда, - дип өстәде Лира ханым - 25 ел бергә яшәгәч, бер-береңә карата мәхәббәттән дә югарырак хисләр барлыкка килә икән ул. Яшьлектәге хисләрне саклап, аларны үстерә белергә дә кирәк. Ир белән хатын аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсә, бернинди тормыш сынаулары да киртә түгел. Без кайчакларда бер төрле сүз әйтәбез, бер төрле фикерлибез.
Чынлап та, дөнья булгач, төрле хәлләр күзәтелә, өлкәннәр әйтмешли, савыт-саба шалтырардай мизгелләр дә килеп туарга мөмкин. Әмма шундый чакларда да сабыр булып кала, җанны телгәли торган авыр сүзләр әйтүдән тыела алырга кирәк. Шул чакта гына эшкә канатланып чыгып китәсең, аннан өйгә сагынып кайтасың, - Дәрҗемановлар да шушы фикердә.
Лира һәм Нәгыймне кичүчатлылар да, хезмәттәшләре дә тырыш гаилә буларак белә. Алар авылга 11 елга якын элек шәһәрдән кайтып төпләнә. Гаилә башлыгы 25 ел төзүче-монтажчы булып эшләгәннән соң хәзер "Кичүчат" җәмгыятендә слесарь вазифасын башкара. Хәләл җефете аңа алыштыргысыз белгеч дип бәяләмә бирде. Сөт эшкәртү җиһазларын бер минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый. Лира ханым үзе дә җаваплы хезмәттә икән - 1989 елдан бирле әлмәтлеләрнең гомерен саклап калырга ашыга. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерын танымаучы гаилә Әлмәттә сирәктер. Булса да беренче тапкыр ярдәмгә мөрәҗәгать итүчеләр генә. Дәрҗемановларның хезмәтләреннән һәркайда канәгатьләр. Гаиләнең бүләкләр сандыгында фидакарьлекләре дә өчен бирелгән Мактау грамоталры, Рәхмәт хатлары да аз түгел.
Бүген авылда яшәүчеләр мал-туар асрауны бетереп бара - кибеттә барысы да бар, ә бу өстәмә мәшәкать кенә ди. Дәрҗемановлар киресенчә уйлый.
- Ничек инде авылда яшәп, сөт-йомырканы сатып алырга була. Без кәҗә, тавыклар асрыйбыз, үзебезгә җитеп бара,- ди алар.
Лира Минсалиховнаның эше график буенча. Дежур вакытында төннәрен машинада, халыкка ярдәм күрсәтеп уздыра ул. Гаиләдә «моны син эшләргә тиеш, тегене мин» кебек эш бүленеше булмау барысына да өлгерергә ярдәм итә.
Тырыш, тату гаиләдә балалар да күкрәм холыклы, ихтирамлы булып үсә. Олы уллары Рамис 1 нче гимназияне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга өлгергән. Узган ел гына үзе дә гаилә башлыгына әйләнгән егет хәзер КНИТУ-КХТИда читтән торып югары белем ала. Равил дә абыйсы юлыннан киткән - 1 нче гимназиядә дә, ДОСААФта да укыган. Анысы КНИТУ-КХТИда көндезге бүлектә укый. Төпчекләре Зилә быел 7 нче сыйныфны тәмамлый.
- Шөкер, балларыбыз йөзгә кызыллык китермиләр. Эшкә дә батырлар, буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр. Олы улыбыз тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, совхозда умартачы ярдәмчесе дә булып эшләп алды. Умарта карау аның хоббиена әйләнде ахрысы. «Киләчәктә мин барыбер умарталар белән шөгыльләнәчәкмен», ди. Равил музыка мәктәбенең баян классын тәмамлады. Кызыбыз "Мириданс" халык бию ансамбленә йөри. Барлык бәйрәмнәрдә җыелышып, күңелле итеп утырабыз, - ди Дәрҗемановлар.
Гаилә җыр-моңа гашыйк икән, бигрәк тә Нәгыйм әфәнде. Алар төрле спорт һәм мәдәни чарларда да актив катнаша, призлы урыннар яулый. Барысына да кайчан өлгерәләрдер. Җавап бер - теләк һәм бердәмлек кирәк.
25 ел бергә бер-берсенә терәк, кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысын биреп гомер кичергән Дәрҗемановларның яшь гаиләләргә әйтер сүзе бар.
- Авырлыклар була инде ул. Ләкин аларга карап кына гаиләләрне таркатырга киркәми. Һәр нәрсәне, аңлашылмаучанлыкларны уртага салып сөйләшергә, бер-береңне тыңлый һәм юл куя белергә кирәк, - диде көмеш туйларын билгеләп үткән Лира һәм Нәгыйм Дәрҗемановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса