Мәхәббәт ничә очрашудан соң барлыкка килә? Җавап табылган!
Күптән түгел генә Вашингтон университеты галимнәре шундый ачыш ясаган. Моның өчен психологлар 125 пар белән сөйләшкән һәм фикер алышкан.
Психологлар сораштырган кешеләрнең сүзләрен анализлап, беренче күрүдә кешене ошату-ошатмауны хәл итеп булмый дигән фикергә килгән. Конкрет кешегә мөнәсәбәт формалаштырыр өчен баш миенә, кимендә, 4 очрашуга сузылган вакыт кирәк икән. Кайбер кешеләрдә бу вакыт тагы да озакка да сузылырга мөмкин.
Беренче күрүдә кешеләр гашыйк булмый - эйфория халәте генә кичерә дигән фикер күптән бар. Галимнәр шулай ук Интернет аша аралашып кына, гашыйк булу мөмкин түгел дигән фикергә килгән, чөнки баш мие үзенә кирәкле мәгълүматны туплап өлгерми икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа