Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгатьчелек транспортына өстенлек бирелә

Ун кешедән торган Татарстан делегациясе Бразилия һәм Колумбиягә барып пассажирлар ташу, юл хәрәкәте белән автомат системасы рәвешендә идарә итү өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашып кайтты. Делегация составында Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов та бар иде.

Сишәмбе көнне әлеге эшлекле сәяхәт уңаеннан ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг булып үтте.
Делегация составында булучылар биредә алган тәэсирләре белән уртаклашты, җәмәгать транспортының эшчәнлеген бәян итте. Тәҗрибә өйрәнү өчен нәкъ менә бу илләрнең сайлануы очраклы түгел, чөнки алар бүген шәһәр пассажирлар транспорты хәрәкәте системасының оештырылуы буенча дөньяда алдынгыларда санала. Делегация Колумбиянең башкаласы булган Богота һәм Бразилиянең көньяк өлешендә урнашкан эре шәһәрдән саналган Куритибада, шулай ук автобус җитештерүче заводларның берсендә - Marco Polo S.A. концернда булган. Бразилиядә җәмәгать транспортыннан 75 процентка кадәр кеше файдалана икән. Автобусларның тизлеге сәгатенә 30 километр тәшкил итә. Ике илдә дә җәмәгать транспорты аерым хәрәкәт полосалары буенча йөри. Шәхси автотранспорт белән кисешүләр бары тик юл чатларында гына рөхсәт ителә. Монда да автобуслар өстенлеккә ия. Тукталыш павильоннары да уңайлы итеп, турникетлар белән җиһазландырылган. Болай эшләү пассажирларның автобусларга тизрәк керүен тәэмин итә. Кайбер экспресс-линияләр системалы светофорлар белән җиһазландырылган. Аларда автобус якынлашканда яшел сигнал кабына. Кыскасы, бернинди тоткарлык юк. Чыгышларда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы, велосипедта йөрүчеләрнең дә игътибар үзәгендә булуы искәртелде. Велосипедчыларга махсус хәрәкәт полосасы ясалган, чөнки әлеге транспорт төреннән файдаланучылар шулай ук күп.

Татарстанларның игътибарын тагын шунысы җәлеп иткән: шәһәрләрдә җәмәгать транспорты белән идарә итүнең бердәм диспетчерлык үзәге булдырылган. Анда хәрәкәткә тәүлекара контроль алып барыла. Транспорт карталарыннан файдалану да уңайлы итеп оештырылган. Ә менә билет бәясе аларда транспорт чыгымнарының үзкыйммәтен капларлык итеп билгеләнгән.

"Без үзебез өчен күп кенә файдалы проектлар алдык", - диде Бразилиядә булучылар. Алар фикеренчә, аерым элементларны бездә дә кертергә була.

И.Апачаева.

Фото: http://www.worldinterestingfacts.com/page/17

Рәсемдә: Бразилиядәге җәмәгать траспорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250