Җәмәгать урыннарында тәмәке тартып булмаячак
1 июньдә Россиядә рестораннарда, барларда һәм башка җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы закон гамәлгә керәчәк.
Әлеге законны бозган гражданнарга 500 сумнан алып 1 мең 500 сумга кадәр штраф яный. Юридик затларга исә 90 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк. Әлеге тәртипнең үтәлешен полиция түгел, ә Роспотребнадзор күзәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа