Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәмәгать тәртибен саклаучыларны бүләкләделәр

Әлмәт полициясендә елына уртача 75 җинаятьнең гражданнар ярдәме белән ачыклануы исәпләнде. Хокук тәртибен саклауга үз өлешләрен кертүләре өчен әлмәтлеләргә рәхмәт йөзеннән ел саен истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

24 февраль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә хокук тәртибен саклау юнәлешендәге җәмәгать формированиеләренең 2011 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Ирекле халык дружинасы (ДНД) әгъзаларына 36 җинаятьне ачуда катнашулары, саклау предприятиеләре инспекторларына нефть объектларында 19 урлау очрагын булдырмый калуда ярдәм иткәннәре, шулай ук җинаять урынында 7 хокук бозучыны тоткарлаган өчен рәхмәт белдерелде. Бу көнне чарага кыю гамәлләре белән аерылып торган әлмәтлеләр дә чакырылган иде. Мәсәлән, Зәрия Заһидуллина белән Владимир Егоров әнә шундыйлардан. Шулай ук шәһәрдә яшәүче 7 кеше үзләренең участок уполномоченныйларына микрорайоннарда һәм йортларда тәртип урнаштыруда булышлык күрсәткән.

Бүләкләнүчеләрне тәбрик итеп, Россия эчке эшләр идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Дамир Гарипов полициягә ярдәм итәргә курыкмаулары, батыр булулары өчен аларга соклануын белдерде һәм мондый актив гражданлык позицияләре үрнәкләренең кешеләрдә полициягә ышаныч артуы нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

С.Касыймова.

РФ Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте.

Автор фотосы.

Рәсемдә: ДНД штабы начальнигы Р.Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250