Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Менә сиңа таныш...

27 октябрьдә Россия МВДсының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена Бигәш урамында урнашкан йортларның берсендә 1931 елгы өлкән яшьтәге хатын-кызның мәете табылу турында хәбәр килеп ирешә.


Вакыйга булган урынга килеп җиткән оператив хезмәткәрләр күпләгән тән җәрәхәтләре алган пенсионер гәүдәсенә тап булалар. Җинаятьче тышкы өй ишеген ватып, йорт әйберләрен ыргыткалаган, чемодан һәм сандыкны ачкан.
Оператив хезмәткәрләр әлеге явызлыкны кылучыны эзләү эшенә керешәләр. Оператив-эзләү чаралары барышында 1958 елгы Әлмәт шәһәре кешесе тоткарлана. Вакыйга буласы кичне ул бурычка акча сорау нияте белән таныш хатынына юнәлә. Ханымга әлеге ир-ат инде җәй көнне үк бәдрәф ясаган була. Кунакка керергә рөхсәт сорап тормыйча лом белән тышкы ишекне ватып йортка үтеп керә. Хуҗабикәдән акча сорый, тегесе аны бирүдән баш тарта. Ахыр чиктә ир-ат кулына пычак алып хатын-кызга ташлана һәм берничә тапкыр аны чәнчи. Аннан бүлмәдән- бүлмәгә йөреп акча тапкач та йортны ташлап чыгып китә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе, 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Тоткарланган ир-ат гаепле булуын раслады.

Россия МВДсының Әлмәт районы буенча бүлегене

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250