Реклама
16 яшьлек әлмәтле төнге вакытта сак астындагы махсус машина кую урыныннан ВАЗ-21093 машинасын урларга җөрьәт иткән.
Урамда сак хезмәткәрләренең юклыгын ачыклаган яшүсмергә биек тимер капкалардан узу авырлык тудырмый. Машинаны кабызу җаен табып, ул койманы тишү юлы белән биредән чыгып китә. Сак хезмәткәрләре машинаның югалуын иртәнге 6 да гына күрә һәм полиция бүлегенә хәбәр итә. Берничә сәгатьтән соң, хокук сакчылары машинаны шәһәрнең шәхси секторында табып ала. ПДНда исәптә торган яшүсмер хәл-вакыйганы ачыктан-ачык сөйләп биргән. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы