Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташларга ярамый?!

Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды.

Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга,  үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска һәм тимер юл уза торган урыннарда учак якмаска дигән кагыйдәләрне дә ала.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда поездларда тәмәке тарту тыелган иде, ә төгәл 3 елдан поездларда электрон тәмәке тартуны да тыйдылар.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса