Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Рамазанов: "Тәрәзәдә ут бар икән, мәктәп яши"

Узган елның язында "Яшьлек" микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән мәктәпкә нигез ташы салынган иде.

Аның зарурилыгына соңгы вакытта биредә җиде меңнән артык кешене сыендырган 12 йортның сафка басуы дәлил. Ул вакытта заказчылар ("Татнефть" ААҖ) объектның "киләчәк мәктәбе" булачагын искәртте. Быел август аенда мәгариф учреждениесе файдалануга тапшырылачак. 3 катлы яңа мәктәп заманча технологияләр буенча төзелә, җиһазлау да шул рәвешле булачак. Бу хакта без яңа - 25 нче мәктәп директоры Марат Рамазанов белән аралаштык.

Матди-техник характеристика
Мәктәптә замана таләпләренә җавап биргән 69 кабинет булачак. Физика, химия, биология, ОБЖ кабинетлары, лабораторияләр цифрлы җайланмалар белән җиһазландырыла. Өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры, йөгерү юллары, хореография, лингафон, компьютер сыйныфлары, актлар залы һәм ашханә. Башлангыч звено өчен өстәп ике йокы бүлмәсе дә карала.
Үзенчәлек үрнәге. Беренче кисәк
Мәктәп матди-техник тәэмин ителеше белән генә түгел, уку-укыту эшчәнлеге ягыннан да башкалардан аерылып торачак. Беренчедән, башлангыч звено өчен "тулы көн мәктәбе" эшләячәк. Ягъни укучы, әйтик, көндезге 12 гә кадәр укый. Ә икегә кадәр балалар тәрбияче карамагында ял итү-уйнау белән мәшгуль. Кичке сәгать 5-6 ларга кадәр (монысын тәрбияченең эш сәгате планын исәпкә алып ата-аналар комитеты хәл итә) алар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәк. Башлангыч сыйныфка киләчәк укучыларның ата-аналары белән очрашуда соңгылары моның белән бертавыштан ризалашты. Шулай итеп, бер сыйныфка ике педагог: сыйныф җитәкчесе һәм тәрбияче билгеләнә.
Үзенчәлек үрнәге. Икенче кисәк
Эш бирүчеләр теленнән мәктәп- ләрне, югары һәм урта-махсус белем бирү учреждениеләрен тәмамлап килүчеләрнең "кулы эш белмәве" турында күп ишетергә туры килә. Шуны истә тотып, урта сыйныфларда физика, химия, биология кебек фәннәрне җирлек предприятиеләрендә уздыру турында уйлыйлар. Кайсы темаларны укучы гамәли мәйданда уза ала?! Укытучылар "Татнефть"нең инженерлык үзәге белгечләре белән очрашырга өлгергән инде.
Үзенчәлек үрнәге. Өченче кисәк
- Бөтендөнья сәүдә оешмасына ке- рү, глобальләшү кебек процесслар укыту процессын халыкара багланышлар белән тулыландыруны таләп итә дип саныйм, - ди булачак мәктәп директоры. - Бу уку елында Фулбрайт программасы нигезендә (1946 елда АКШта сенатор Джеймс Уильям Фулбрайт мәдәни-мәгариф элемтәләрен ныгыту максатын һәм үзара студентлар, укытучы- лар, белгечләр һәм галимнәр алмашуны күздә тотып гамәлгә куйган мәгариф гранты) Россиягә Америка уку йортларын тәмамлаган 28 укытучы киләчәк. Шуларның икесе Татарстанга билгеләнгән. Казан федераль университеты белән килешү буенча алар ел дәвамында ай саен өч көн безнең мәктәптә инглиз теле укытучысы белән бергә дәресләр уздырачак. Укучының "тел вә- киле" белән аралашуы бик мөһим. Шуңа күрә максатыбыз - бу мохитка бөтен сыйныфларны да җәлеп итү. Ләкин башлангыч сыйныф өстенлекле булачак. Мәктәпнең үсеш динамикасы, эш-чәнлек нәтиҗәсе 11 елдан соң нәкъ менә аларда ачык күренәчәк.
Бу уку елында 25 нче мәктәпкә 9, 11 нче сыйныфлар җыелмаячак. Сәбәбе гади - уку йортын тәмамлау турында аттестат бирү өчен мәктәпнең аккредитациясе булырга тиеш. Ә ул үсеш динамикасы нәтиҗәләре нигезендә генә бирелә.
Класс-комплектларга килгәндә, өч 10 нчы сыйныф, калганнар бишәр комплект тупланачак. Балалар җыю июль ахырына кадәр дәвам итә. Башлангыч сыйныфлар белән хәл киеренкерәк: теләүчеләр күп. Закон кушканча, мәктәпкә иң элек теркәлү урыны шушы районга караганнар кабул ителәчәк.
Федераль дәүләт стандартлары
ФГОСта революцион стандартлар күрсәтелә. Укытучының "белем бирүче" роле һәм урыны үзгәрә. Ул моннан соң дәрес оештыручы, балаларга мөстәкыйль рәвештә белем эзләү өчен җирлек тудыручы, аны табарга өйрәтүче.
- Безнең сыйныфларда, мәсәлән, парталар бер кешелек, күчерергә җиңел модульләр булачак, - дип үзенчәлекләр белән уртаклашты Марат Рамазанов. - Аларның урнашуы да укучы күршесенең баш чүмеченә түгел, ә йөзенә карап торырлык, аралашырга, фикерләшергә, тәҗрибә уртаклашырга уңайлы итеп урнаштырылачак. Һәр фәндә формат төрлечә булыр дип фа- разлана.
Максат
- Кичен мәктәп тәрәзәсендә ут яна икән, димәк, мәктәп "яши" дип саныйм мин. Теләгем шундый: балалар мәктәпкә ашкынып килсеннәр һәм иртәгә кабат әйләнеп кайтасы булганга гына таралышсыннар. Россиядә андый мәктәпләр бар. Шундыйларның берсе - Мәскәүнең 1811 нче мәгариф үзәге белән килешү төзергә исәпләп торабыз, - директор максатларны билгеләгән. - Татарстан мәгариф үсеше буенча илдә лидерлар сафында. Бу исемлеккә без дә эләгербез дип ышанасы килә. Моның өчен төп алшарт - команда. Ә Әлмәттә идеяле, иҗади, яңалыкка омтылучан, нигезле омтылышларга бай шәхесләр күп. Безнең мәктәп тә шундыйларны җыйды. Гомумән, мәктәптә эшләүнең тагын бер уңай ягы бар - сине балалар илһамландыра, күтәренке күңел көче бирә. Бүгенгә укытучылар белән тәэмин ителеш 96 процент. Мин моны кискен хәл дип санамыйм. Әле вакыт бар, август башына тулы ком-плект булачагына шигем юк.
Үзе сөйләгән һәм журналист туплаган досье
27 яшь. Тумышы белән Бөгелмә шәһәреннән. Өйләнгән, 3 бала әтисе. Хәрби булу - аның балачак хыялы. Казан Суворов училищесын тәмамлаган. 1 ел хәрби хезмәттән соң Россия Оборона министрлыгының хәрби уни- верситетына укырга кергән. Шул ук вакытта Бөгелмә педагогика көллиятендә белем алган. Педагоглар нәселенең 4 нче буын вәкиле. Марат Рамазановның педагогика биографиясе хәрби университетның 3 нче курсыннан башлана. Хәрби хезмәттән запаска күчерелгәч, Мәскәү янындагы Юбилейный шәһәренең 5 нче гимназиясендә, Бөгелмәдә кадетлар мәктәбендә эшли. Бүгенге көндә Мәскәү Югары икътисад мәктәбе магистратурасында мәгариф белән идарә итү серләренә төшенә. Татарстан Фәннәр академиясе аспирантурасында укый. "Ел укытучысы-2012" республика бәйгесендә җиңүче. Сүз уңаенда, Юбилейный гимназиясендә укытканда каратэ буенча ярышларда Европаның абсолют җиңүчеләрен тәрбияләгән тренер ул. Шундый бәйгеләрнең берсеннән соң: "Ярышлар балаларны киеренке хәлләрдә югалып калмаска, тиз һәм дөрес карар кылырга өйрәтә", - дигән. Хезмәт биографиясенең бу этабы аның үзе өчен хәлиткеч ярыштан ким түгел. Карарларыгыз төпле булсын, директор!
Ләйләгөл МИНАЕВА
Эльмира Габидуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250