Макулатура өчен – агач үсентесе [+ФОТОЛАР]
Әлмәтнең табигать сакчылары чираттагы файдалы акциясен оештырдылар.
«Агачны бергәләп коткарыйк» исемле әлеге чара икенче тапкыр оештырылды. Аның максаты - әлмәтлеләрдән макулатура кабул итеп аны үсентегә алыштыру, шул сәбәпле тирәлегебезне чистарту һәм яшелләндерү, шулай ук кулланышта булган кәгазьне тапшырган акчаларны ятимнәргә юнәлдереп изгелек кылу.
Шулай итеп 3 кг макулатура өчен бер үсенте бәрабәреннән экология һәм табигатьтән файдалану департаменты «Экосервис» ААҖ белән берлектә оештырган чара барышында карагач, ак чыршы, эрбет, имән, өрәңге, груша үсентеләрен бик күпләп алучылар да булды. Кайберләре беренче акциядә катнашып, эшнең отышлы икәнен чамалап алган һәм ярты ел дәвамында махсус әзерләнгән булып чыкты. Шул ук вакытта мәктәп һәм балалар бакчаларыннан күмәк көч белән макулатура тапшырып, үсентеләрне белем һәм тәрбия йортларын яшелләндерүгә тотучылар да бар иде.
Нәтиҗәдә экологик акциядә 736 катнашкан булып чыкты. Чара барышында 4200 кг макулатура җыелган, 3000 үсенте таратылган.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia