Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Ләззәт эзләп, ВИЧка юлыкма

Дүшәмбе көнне бөтен дөнья СПИДка каршы көрәш көнен билгеләп үтте. Әлмәттә дә әлеге "ХХ гасыр афәте"н кисәтү чаралары оештырылды.

Икенче ел рәттән әлеге дата уңаеннан "ВИЧка тест Европа атналыгы" уза. 21 ноябрьдән 28 енә кадәр СПИД-үзәк шәһәрдәге сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә дә теләге булганнарга түләүсез диагностика ясады. Иртәгә исә Картиналар галереясында әлеге проблемага багышланган рәсем бәйгесе җиңүчеләрен ачыклаячаклар.

СПИД-үзәк белгечләре сүзләренчә, акция узган көннәрдә (ел дәвамында исә 62 меңнән артык кеше тикшерелгән) түләүсез диагностика узарга теләүчеләр әллә ни күп булмаган. "ВИЧ миңа эләкмәячәк дип ышанган инде безнең халык", - ди табиблар. Ләкин статистика киресен сөйли. Нинди генә чаралар уздыруга да карамастан, проблема актуальлеген югалтмый. Бу хакта СПИД-үзәктә узган матбугат конференциясендә кисәттеләр.

- Элегрәк наркотиклар куллану ихтималы зур булган мәктәп укучыларын пропаганда даирәсе буларак сайласак, хәзер 30, 40, хәтта 50 яшьлекләргә игътибар арттырдык. ВИЧ йоктыручылар нәкъ шулар арасында күп. ВИЧ аларга җенси юл белән эләгә, - ди табиб-эпидемиолог Алсу Газыймова.

Дөрес, алар бәлки чиктән тыш тотнаксыз да түгелдер, ләкин партнерының авыру икәнлеген яшерүе аркасында инфекция йоктырырга мөмкин. СПИД-үзәк уздырган анкета нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Өлкәннәр саклану чараларына битараф.

Белгечләр сүзләренчә, әлеге категория үзенең авыру икәнен теге яки бу авыру белән хастаханәгә эләгеп, анализ биргәч белә. ВИЧны ачыклауның тагын бер юлы бар икән. Йөкле хатыннар исәпкә басканда бирә торган анализны узган елның февраленнән ир-атларга да бирү мәҗбүри. Быел шул тикшерүләр нәтиҗәсендә ВИЧ йоктырган 5 ир кеше ачыкланган. Ә бу үз чиратында аның хатыны да, туачак баласы да куркыныч астында дигән сүз.

Әлмәттә ВИЧ-инфекцияле аналардан туган балалар саны да арта. Былтыр шундый 19 бала туган булса, быел 32 сабый дөньяга аваз салган. Узган ел туганнарның икесендә инфекция табылган. Калганнарын ел ярым күзәткәннән соң, авыру үзен сиздермәсә, исәптән алачаклар.

Белгечләр фикеренчә, СПИДлы ана йөклелек вакыты 12-14 атна чагында исәпкә басса һәм табиблар биргән препаратларны бала туганчы һәм аннан соң да (туу белән үк терапия балага да билгеләнә) даими кулланса, баланың сау-сәламәт булуы 95 процент тәшкил итә.

- Әлеге препаратлар бик кыйммәт, ләкин авыруларга без аны түләүсез бирәбез. Россия төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә дә даруларга кытлык юк, - ди СПИД-үзәкнең эпидемиология бүлеге мөдире Дамир Вилданов.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне ел саен нинди дә булса шигар белән уза. Быел "нуленче билгегә омтылу", ягъни ВИЧ-инфекциянең яңа очракларын булдырмау, авыруны дискриминацияләүгә юл куймау, СПИДтан үлү очракларын нульгә җиткерүне максат итеп куйганнар. Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алсаң, әлеге максатка ирешү - буй җитмәслек югарылык. Җитмәсә, соңгы вакытта ВИЧ-диссидентлар активлашкан. Атап әйткәндә, алар СПИД һәм әлеге авыруга сәбәпче вирус ялган дип ышанган һәм ВИЧ-диссидентлар шул фикерләрен авырулар арасында нәтиҗәле тарата да. Ахыр чиктә әлеге адымнары белән авыруларның бер өлешен дәвалаудан һәм күзәтүдән мәхрүм итә алар.

Инфекция йөртүче була торып та, якыннарын, партнерын бу хакта кисәтмәүчеләр Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафка тартыла. 500 сум күләмендәге әлеге "җәза"ны берничә әлмәтле түләгән. Гадәттә, үзләренең дә вирус йөртүче икәнен җәмгыятькә ачарга куркып, андыйлар гаепле булулары турында хәбәр итми. ВИЧ соңгы вакытта җенси юл белән күчә. Шунлыктан төнге клубларга саклану чарасы сату автоматы, кондоматлар куярга тәкъдим итмәкчеләр. Әлмәттә бер күңел ачу үзәге бу тәҗрибәне куллана ди.

Әлмәттә беренче ВИЧлы 2000 елда ачыклана. Шул вакыттан бүгенгәчә әлеге вирус 1982 кешедә табылган. Авыруның югары ноктасы 2001 елга туры килә. Ул елны 415 яңа очрак ачыкланган. 14 ел эчендә 489 кеше СПИДтан үлгән. Бүгенге көндә җирлектә 1100 ВИЧ-инфекцияле яши. Аларның 65,2 проценты ир-атлар.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса