Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ӘлмәттәТР яшь гражданнарының IV форумына делегатлар сайланды

Ноябрь башында Казанда ТР яшь гражданнарының IV форумы узачак. Әлеге ике елга бер тапкыр оештырыла торган чара яшь гражданнарның активлыгын үстерү, балалар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү механизмнарын ныгыту, камилләштерү, социаль партнерлык үсеше өчен берләшү, балалар һәм яшьләр проблемаларына игътибар җәлеп итү, лидерларның позитив социаль имиджын формалаштыру максатын күз уңында тота.


Юкка гына республикада балалар хәрәкәтен координацияләүче үзәк - ТР балалар оешмалары советы (иң зур балалар иҗтимагый оешмасы) үз сайтына Василий Ключевскийның "Характер - үз-үзеңә хакимлек, талант - башкалар белән идарә итү" дигән шигарь куймаган икән.
IV форумда Әлмәт муниципаль районыннан 3 кеше катнашырга тиеш. Балалар-үсмерләр иҗаты үзәгенә районның яшь активистлары шул делегатларны сайлау өчен җыелды да. Иң элек җирлектәге балалар оешмалары: Татарстан варислары берлеге, "Росинка", "Содружество", балалар Думасы, балалар оешмалары советы филиалы үз кандидатларын тәкъдим итте. Алар исә форумда катнашу мөмкинлеген "Дәресләрдән соң мәктәп" программасы кысаларындагы эшчәнлекләрен тәкъдир итеп дәгъвалады. Лидерлары арасыннан 2 делегат яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Шулай итеп, ТР яшь гражданнарының IV форумында Әлмәттән Дарья Линючёва (Татарстан варислары берлеге) һәм Радмир Зиннәтуллин (Әлмәт муниципаль районы балалар Думасы) катнашачак. Республиканың балалар оешмалары советында әгъза булып торган һәм советның Әлмәттәге филиалын җитәкләгән Нурислам Гобәев делегация составына конкурстан тыш үтте.
Казан форумы эшен секцияләргә бүленеп башкарачак. Әлмәтлеләр нинди юнәлешне сайлар, нинди проблемалар күтәрер? Бу хакта алар соңрак хәбәр итәр.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250