Әлмәттән ике кеше ялган хәмер белән тотылды
Якташларыбызны Уральскида "Алтын алма" базасы кызыксындыра. Биредә - хәмер "оясы". Очсызлы гына бәядән җаның күпме тели, шуның кадәр ал да кит!..
Әнә Әлмәттә яшәүче ике гражданин да 11 февраль көнне Уральскига үз автомобильләрендә килеп, берсе - чама белән 34 000 сумга 450 шешә, икенчесе - 21 000 сумга 438 шешә хәмер җыйган да Казахстаннның "яшел елан"ын алып сатудан байтак кына табышка өметләнеп, янә Әлмәткә кузгалган. Алыпсатарларны Бөгелмә районы Базаровка станциясе разъездында хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә тоткарламаган булса...
Әлбәттә инде, алыпсатарлар билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары булмаган хәмер продукциясеннән коры калды. Хәзер бу эш буенча административ тикшерү алып барыла.
http://gosalcogol.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа